Мәктәп укучысы 15нче каттан егылган: «Минем кызым белән укыды, бик яхшы кыз иде»

Бүген Пермьдә мәктәп укучысы 15 каттан егылып төште, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә шаһитләр.

Гадәттән тыш хәл 10 нчы гимназия янындагы йортларның берсе янында була.

«Мин мәктәптән чыгып киттем, барысы да минем күз алдымда булды», – дип уртаклаша социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары.

«Минем кызым белән укыды, бик яхшы кыз иде, нәрсә булгандыр, күз алдына да китерә алмыйм», – дип сөйли якында гына яшәүче хатын.

Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Алар фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый.


Фикер өстәү