“ВТ” ярдәм итә: «5 ай буе хәл ителмәгән эшләр биш сәгатьтә эшләнде дә куйды»

Мин – Казанда яшим. Әти-әнием республиканың бер районында тора. Энем махсус хәрби операциядә катнаша. Ул киткәч, әти-әнигә ирләр эшендә булышучы калмады.

Әти белән әнигә районнан утын бирербез дигән булганнар. Әмма күпме көтсәләр дә, утын алып килмәделәр. Урамда караңгы булгач, баганага ут та куярга дигәннәр иде. Бар да сүз дә генә калды. Инде нишләргә икән дигәндә, күршем “Ватаным Татарстан”да эшләүче журналист Гөлгенә Шиһаповага мөрәҗәгать итәргә кушты. Шалтыратуымның икенче көнендә үк әти белән әнигә башта утын алып килделәр. Төштән соң баганада ут янды. 5 ай буе хәл ителмәгән эшләр биш сәгатьтә эшләнде дә куйды. Шушы язмам аша безнең гозерне тыңлаган журналистка, аны тыңлаган түрәләргә рәхмәт әйтәсем килә.

Гөлсинә Кәбирова. Казан


Фикер өстәү