Арзанлы ризык сыйфатлы була аламы?

Кибет киштәләренә куелган социаль әһәмияткә ия товарларның 21 проценты тиешле таләпләргә җавап бирми. Болар бигрәк тә сөт һәм сөт ризыклары, икмәк, балык, ит… Без нинди ризык ашыйбыз? Арзанлы ризык сыйфатлы була аламы? Көнкүреш техникасын алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сөйләде.

– Җитештерүчеләр елдан-ел “остара”. Әйтик, без тикшерүләр вакытында моңа кадәр  очрамаган ферментларны ачыкладык. Алар организмга зур зыян да салмаска мөмкин, ләкин кыйммәтле ингредиентлар урынына арзанлысын куллануны яшереп калдырырга сәләтле.

Гомумән, белгечләр продуктларның сыйфаты елдан-ел начарлануын белдерә. Тикшерүләр дә шуны ук раслый.

– Фальсификатларның саны кимеми, сырлар буенча вазгыять аеруча катлаулы. Күпчелегендә үсемлек майлары табыла. Аларның күбесе чит төбәкләрдә, Мәскәүдә җитештерелгән. Кызганыч, халык товарларны бәясенә карап ала. Ләкин сыйфатлы продукция арзан була алмый. Ә халык арзанлыны сатып алырга тырыша. Шул сәбәпле яхшы товар сатыла алмыйча бозыла, – дип саный Розалия Арсланова.

Аның сүзләренчә, быел республикага алып керелгән алкогольле продукциянең күләме 4 процентка арткан. Аларның һәркайсы бик җитди контроль уза. Тикшерү вакытында шуларның 3 процентының брак икәнлеге ачыкланган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова исә тугыз ай эчендә эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә бәйле мөрәҗәгатьләр саны артуын әйтте. 2 меңнән артык кисәтү ясалган. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк дигән сүз.

– Идарәгә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 45 проценты кулланучылар хокукын яклау буенча. Якынча 40 процент мөрәҗәгать товарларның сыйфатына бәйле, – ди ул.

Кешеләр товарларның сыйфатын «Честный знак» мобиль кушымтасы ярдәмендә дә тикшерә ала. Моның өчен аны телефонга урнаштырырга һәм товарның кодын күчереп алырга кирәк. Код буенча теге яки бу товарны кем сатуын, кем эшләгәнен, кыскасы, барлык мәгълүматны ачыкларга мөмкин. Бу ысул белән җиңел сәнәгать товарларын, аяк киемнәрен, тәгәрмәчләрне, хушбуй, чын мехтан эшләнгән товарларны, сөт һәм сөт ризыкларын, шешәләргә тутырылган суны тикшереп була. Теге яки бу җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кешеләр шушы ук кушымтада үзләренең мөрәҗәгатьләрен дә калдыра ала.

– Быел 9 ай эчендә 24 мөрәҗәгать кабул иттек. Без аларның барысын да карадык һәм тиешле кешеләргә кисәтүләр ясадык. Билгеле, бу алай ук зур саннар түгел, чөнки күпләр әлеге кушымта турында белми, белсә дә файдаланмый, – диде Юлия Булатова.

Гомумән алганда, тугыз ай эчендә меңнән артык эш судка кадәр барып җиткән, аларның 90 проценты кулланучы файдасына хәл ителгән.

– Узган ел һәм быел кулланучылар «Золотое яблоко» оешмасының бүләк итеп бирә торган сертификатларын куллану шартларыннан канәгать булмауларын әйтте. Кулланучылар, вакыты чыгу сәбәпле, әлеге сертификатларны я кулланырга өлгерми, я акчаларын кайтара алмый кала иде. Берничә тапкыр кисәтүгә карамастан, сатучы битарафлык күрсәтте. Һәм берничә кешене судка биреп, аны оттык. Аның нәтиҗәсе буларак, килешүгә үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә әгәр әлеге оешманың гамәлләреннән зыян күрүчеләр бар икән, сатучыга мөрәҗәгать итә ала, – дип аңлатты Юлия Булатова.

Белгеч көнкүреш һәм компьютер техникасын төзекләндерүчеләр өстеннән дә  шикаятьләрнең күп килүен әйтте.

– Гадәттә мондый үзәкләрдә кулланучыларга бушлай диагностика ясарга һәм ватылган техниканы төзәтергә вәгъдә бирәләр. Шул ук вакытта бернинди дә язмача килешүләр төзелми. Менә моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Көнкүреш техникасын ремонтка биргәннән соң берничә көн узгач, остаханә яки сервис үзәгенең намуссыз хезмәткәрләре шалтыратып, ремонт өчен зур күләмдә акча түләргә кирәклеген әйтә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең сүзләреннән аңлашылганча, түлисе акча хәтта товар бәясеннән 80 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Билгеле, ике арада аңлашылмаучылык килеп чыга. Төзәтүче төрле ысуллар белән акча алырга тырыша. Тагын бер тапкыр кисәтәм: эш башланганчы, килешү төзелергә тиеш, – диде Юлия Булатова.

Ярык тагарак алдында калмас өчен, хезмәт күрсәтү үзәгенә барганчы, интернеттан башка кулланучыларның фикерләрен белешү дә зыян итмәс. Моннан тыш, кулланучы төзәтү эшләре башланганчы акчаны тулысынча түләп куярга ашыкмасын иде. Теләге бар икән, ярты хакын гына да түләп тора ала.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү