Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Татарстан Дәүләт архивы бинасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасында булды. Объект Лаеш районы Столбище авылында урнашкан. Республика РәисенТатарстан Раис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.

Татарстан Дәүләт архивының төп саклагычларын яңа бинага күчерү 2022 елда тәмамланган. Монда кәгазь һәм аудиовизуаль документларны саклау өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Рөстәм Миңнеханов уку залын, нәсел шәҗәрәсе характерындагы сорауларны үтәү бүлеген, кулъязмаларны реставрацияләү үзәген, архив документларын саклауны карады.

Гөлнара Габдрахманова Татарстан Рәисенә архив ведомствосы гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләде. Алар арасында электрон рәвештә эксперт-тикшерү комиссиясен үткәрү, халыктан ел саен 44 меңнән артык мөрәҗәгать килә торган гарызнамәләр белән эшләү, документларны реставрацияләү һ.б. моннан тыш, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, «Истәлек» балалар мәгариф проекты эшләнгән.

Бүгенге көндә архивларда саклана торган эшләр күләме буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында икенче урында тора – бу 5 млн 993 мең саклау берәмлеге. 2023 елның беренче яртыеллыгында ТР Архив фонды күләме 30 мең 176 мәңгелек саклау эшенә һәм 7 мең 853 бетерелгән оешмаларның социаль әһәмиятле документларына арткан. Аеруча кыйммәтле документларны саклау һәм ечиттән кереп карау өчен гыйнвардан июньгә кадәр 5 мең 348 эш (866 мең 367 бит) цифрлаштырылган, 5 мең 814 бит реставрацияләнгән.

Гөлнара Габдрахманова Рөстәм Миңнехановка киләчәккә планнар турында хәбәр итте. Бу, аерым алганда, архив эшенә ясалма интеллектны актив кертү һәм аудиовизуаль документлар өчен архив булдыру.


Фикер өстәү