Татарстан Дәүләт архивы яңа бинага күченде

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы Столбище бистәсендәге яңа бинага күченде. Хәзерге адресы: Совет урамы, 277 йорт.

35 көнгә сузылган күченү чорында 210 мең тартма архив документлары, 40 меңнән артыграк аудиовизуаль документлар, документларны реставрацияләү һәм күчермәләрен алу өчен җиһазлар яңа бинага китерелгән. Бу хакта Дәүләт архивы Instagram челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә.


Фикер өстәү