Журналист Зимфира Гыйльметдинова вафат булган

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова вафат, дип хәбәр итә Татар-информ.

Зимфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб барлыка килү сәбәпле  вафат булган, дигән Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Журналист сентябрь аенда Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде. «Ул килгәч, ничектер эшләве рәхәтрәк була башлады. Зимфира апаны „Сәхнә“ дә эшләгән чагыннан, күптәннән беләм, эш эзләвен әйтүгә, үземә чакырдым», диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова аның журналистика, әдәбият өлкәсе өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше булуын, уртак планнары күп булуын әйтте. «Кызганыч, ике генә ай гына эшләп калдык», – дигән ул.


Фикер өстәү