Татарстанның үз архив шәһәрчеге булачак

Бүген Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Лаеш районының Столбище бистәсендә урнашкан яңа махсуслашкан архив бинасына журналистларны җыйды. Гадәттә мондый чараларны кешегә күрсәтерлек әйбер булганда үткәрергә тырышалар. Ә дәүләт архивы коллективының күрсәтерлеге генә түгел, мактанырлыгы да бар. Хәзер инде  монда эшләүчеләр турында да, йомышы төшеп килүчеләр турында да, архив тузанын иснәп утыралар, дип  һич кенә дә әйтеп булмый. Киресенчә, тузанның бөртеген дә табып булмый.

Архивның яңа бинасына 210 мең тартмага тутырылган документларны  35 көн эчендә күчергәннәр.  Моннан тыш  40 мең аудиодокумент, аларны реставрацияләү һәм күчермәләр алу  өчен җиһазлар да  бинада үз урынын алган. Заманча бу корылманы федераль бюджет акчасына Росреестр төзегән.  Россиянең төрле төбәкләрендә  барлыгы 8 шундый махсуслашкан архив бинасы төзү каралган. Әмма бу әлегә Татарстанда гына тормышка ашкан.

Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бина искиткеч югары дәрәҗәдә, уйланып төзелгән.  Дөрес, үз вакытында, бу бина халыкка йөрү өчен бик ерак һәм уңайсыз, дип зарланучылар булгалаган. Андыйларны сөендерергә мөмкин. Халык белән эшләү бүлеге элеккечә 8 Март урамында урнашкан архив бинасында  кала. Киләчәктә үзгәрешләр дә булырга мөмкин, әлбәттә. “Без бер бина белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Монда архив шәһәрчеге булачак. Хөкүмәт безгә шундый саллы ярдәм күрсәтә икән, димәк, архивны саклау   — бик кирәкле гамәл”, – диде бу җәһәттән Гөлнара Зәкәриевна.

Фәния Әхмәтҗанова 


Фикер өстәү