«Ватаным Татарстан» газетасы журналистына бүләк тапшырдылар

Бүген Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Лаеш районының Столбище бистәсендә урнашкан яңа махсуслашкан архив бинасына журналистларны җыйды. 

Анда Татарстан Республикасы архив хезмәте эшчәнлеген актив яктырткан өчен «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөхәррире Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызына рәхмәт белдерелде.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!


Фикер өстәү