Чит илдән автомобильләр кертүгә ташлама бирергә җыеналар

Закон проекты Дәүләт Думасында каралачак.

Думада кайбер категориядәге кешеләргә чит илдән машиналарны ташламалы нигездә кертү мөмкинлеге бирү турында закон проекты каралачак. Бу хакта “Известия” яза.

“Транспорт чарасы әйләнешкә чыгарылгач, таможня пошлинасының 50 проценты федераль бюджет средстволары хисабына кире кайтарылачак”, – диелә проектта.

Документны хуплау очрагында, чит ил машинасын таможня аша үткәрүнең яңа тәртибе киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Ташламаны сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм күп балалы ата-аналар (уллыкка яки кызлыкка алучылар) алырга мөмкин. Ләкин аннан бер генә тапкыр файдаланып булачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә чит ил автомобильләре запасы 3-6 айга җитә. Калининградта Корея машиналарын җыю дәвам итә.


Фикер өстәү