Казанда илебездәге дәүләт архивлары фондларын саклаучылар тәҗрибә уртаклаша

Россия күләмендә уздырылган бу киңәшмәнең нәкъ менә башкалабызда билгеләнүе очраклы түгел. Архив өлкәсендә башкарылган эшләргә килгәндә, Татарстанның мактанырлыгы да, сөйләр сүзе дә, тәҗрибәсе дә бар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев  бу җәһәттән чагыштырулар да китерде.

– Әле кайчан гына пенсия рәсмиләштерү яисә чит ил паспорты алу өчен генә дә без, арлы-бирле чабып, белешмәләр җыярга мәҗбүр идек. Хәзер исә архив документлары цифрлаштырылган. Дәүләт хезмәтләре порталына керәсе дә, кирәк әйбереңне табып, гариза гына язасы. Искиткеч җайлы бит. Архив дигәч тә, безгә ул бик ерак үткәннәр булып тоела. Әмма ул алай түгел. Кичәге көн инде фотографияләр, текстлар белән тарихка кереп кала. Бу һәрберебез өчен бик мөһим. Бүгенге киңәшмәдә катнашучыларны, мөгаен, төрле сораулар кызыксындыра торгандыр. Шуңа да иң кирәклесе аралашу дип уйлыйм.

Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов исә бу фикерләрне җөпләде.

– Татарстан архив эшләрен җайлау, документларны саклау буенча Россиядә башкаларга үрнәк булып тора. Соңгы елларда монда, чыннан да, бик күп эшләр башкарылды. Моның шулай икәнлегенә башкаларны да инандыру өчен делегация беренче чиратта 8 Март, Декабристлар урамнарында һәм Лаеш районының Столбище авылында урнашкан архив биналарына сәяхәт кылды. Алардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, янгыннан саклау системалары, чыннан да, сокланырлык һәм үрнәк алырлык, – диде ул.

Киңәшмәдә аз да түгел, күп тә түгел, җәмгысы ун тема күтәрелә. Алар берсен берсе тулыландыра. Беренче чиратта, әлбәттә инде, модернизацияләүгә, заманча технологияләргә кагылышлылары тора. Документларның иминлеген тәэмин итү – бүген иң мөһиме, дип саный архивчылар. Теге яки бу документларның бармы яки юкмы икәнлеген  ачыклау да зур роль уйный. Кайбер төбәкләрдә әле күп кенә документлар канәгатьләнерлек хәлдә түгеллеген әйттеләр. Аларны да тәртипкә китерәсе бар. Фондта сакланучы аеруча кыйммәткә ия, уникаль документларны иминиятләштерергә, тиз арада цифрлаштырырга да кирәк. Документларны исәпкә алучылар әйтүенчә, андыйлар, чыннан да, күп икән.

Быел Бөтенроссия дәүләт архивларын саклаучы фондларның киңәшмәсе үзенә күрә юбилеен да үткәрә. Моннан 20 ел элек, 2002 елның ноябрь аенда Түбән Новгород шәһәрендә мондый форматтагы киңәшмәнең беренчесе үткәрелгән. Аннан, традицияне дәвам итеп, Санкт-Петербургта, Самарада, Пензада, Нальчикта оештырыла. Әмма бу киңәшмәләр аерым бер темаларга гына багышлана. Ә барлык юнәлешләрне үз эченә алганы икенче тапкыр гына оештырылган икән. Казанда үткәрелгәне шуңа күрә дә икенче киңәшмә дип исәпләнә. Бүген монда Россиянең 69 төбәгеннән 245 белгеч килгән, 26 төбәктән онлайн формада катнашалар.

Васил Шәйхразыев, шаярту катыш, чараларның күңел өчен оештырылганнары да бар, көннәр дә матур тора әле, дип әйткәч, залда җиңелчә генә гөжләү пәйда булган иде. Сәбәбе дә бар: көннәр яңгырлы бит. Ә кунакларның күрәсе, йөрисе урыннары бик күп. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, өч көн фикер алышкач, алар «Россия – минем тарихым» дип аталган тарихи паркны, «Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел» күргәзмәсен карарга җыеналар. Аннан Изге Болгарга бару тәгаенләнгән. Андагы сәяхәтләрнең дә үз маршруты бар: Болгар музее, Коръән музее, Болгар шәһәрчеге. Казанга әйләнеп кайткач, аларны төрле мәдәни чаралар, Казан Изге Ана иконасы соборына сәяхәт көтә.

Гомерен, эшчәнлеген архив документларын саклауга багышлаган кешеләр өчен эш буенча тәҗрибә уртаклашу гына түгел, мондый тарихи объектларны күрү дә, һичшиксез, файдалы да, кызыклы да булачак.

Фәния Әхмәтҗанова 


Фикер өстәү