Казан янында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булып 5 кеше зыян күргән

Яшел Үзән – Казан трассасында җиңел машина белән автобус бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус алдындагы машина җәяүлеләрне үткәрү өчен кискен тукатлаган. Автобус белән идарә итүче ир-ат , һәлакәтне булдырмас өчен, рульне уңга бора һәм җәяүлеләрнең металл конструкциясенә бәрелә.

Билгеле булганча, авария вакытында автобус салонында 35 пассажир булган. Аларның бишесе җәрәхәтләнгән. Бу хәлне ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерәчәк.


Фикер өстәү