«Сезгә акча гына кирәкмени?»: кесәгә дә, күңелгә дә ятышлы эш табу мөмкинме?

«Работа.ру» порталы оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, былтыр Россиядә яшәүчеләрнең 71 проценты эшен алмаштырырга теләгән. Моның өч төп сәбәбен дә атаганнар. Беренчесе – әлбәттә, хезмәт хакы, икенчесе – коллектив һәм җитәкчедән канәгать булмау, өченчесе – эшнең күплеге. Хезмәт базары ризасызлык белдерүчеләрнең  ихтыяҗларын канәгатьләндерерлекме? Кесәгә дә, күңелгә дә ятышлы эш табу мөмкинме? Белгечләр эш алыштырганчы кат-кат уйларга киңәш итә.

«Сезгә акча гына кирәкмени?»

Аида Зиннурова – белгечлеге буенча икътисадчы. Шәхси фирмада директор ярдәмчесе һәм менеджер булып эшли. Транспорт арендасы, логистика мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр, кәгазь эше – аның җилкәсендә. Күңел тынычлыгы югалган көннәр күп, ди.

– Башка эшкә урнашу турында уйлар еш килә. Хезмәт хакыннан зарланмыйм, әмма эштән соң шәхси тормышка вакыт калмый да диярлек. Хәтта отпуск вакытында да берничә көнгә эшкә чыгарга туры килде быел. Җитәкчем – хатын-кыз. Аның белән уртак тел табу авыррак. Үзенеке дөрес дип саный. Кайчагында төнгә калып та эшлибез, квартал саен хисап әзерлибез бит. Өстәмә акча сораган очраклар да булды. Җитәкчемнең: «Ә сез эш урынында бары тик акча өчен генәме?» – дигәне истә. Ә тагын нәрсә өчен тәүлекнең 12 сәгатьтән артык вакытын биредә уздырам икән соң мин? Әле 25 яшь тулмаган, әмма сәламәтлегем начар. Нерв күзәнәкләрен кем кайгыртыр икән соң? – ди Аида. – Бездә яллар да юк, башка җирләрдәге кебек бәйрәмнәр үткәрү дә каралмаган. Әйтик, Яңа ел корпоративы, туган көннәр һәм башкасы. Ә бит эшләгәндә хезмәт урынындагы мохит тә бик мөһим.

Җәйгә таба эшеннән китәргә ниятләп тора Аида. Яңа урын эзләгәндә, хезмәт хакын да, җитәкчелекнең мөнәсәбәтен дә исәпкә алачакмын, ди. Эшли торган урынның яшәгән җиренә якын булуы да шарт.

Шәһәр төзекләндерү юнәлешендә бригада тотучы Инсаф та инде берничә ел шул теләк белән яши.

– Бездә «яхшы түгел инде» дигән кагыйдә бик яхшы эшли. Аеруча татарларда. Үзеңә кыен булса булсын, әмма башкаларны кыен хәлгә куясы килми бит. Миндә дә нәкъ шул, ахрысы, – дип аңлата ул моны. – «Гаиләне алып барасы бар, ипотека түлим, азрак акчаны арттырып булмасмы?» – дигәч, җитәкчем хезмәт хакын арттырган иде. Шул рәвешле тагын иске урында калдым. «Минем урынга тиз генә кеше таба алмаслар, аларга да кыен булыр бит», – дип уйландым. Ул чакта ук башка вакансияләр барлаган идем. Хәтта берничә урында сөйләштем дә. Офиста эшли торган, «ак яка»лар эше. Әмма яңа эшкә урнашу да җиңел түгел. «Комфорт зонасы»ннан чыгасы да килми икән. Бу эштә инде хезмәткәрләргә дә күнегелгән, көн дә нәрсә эшләячәгеңне ачык беләсең. Әмма үсеш кенә юк.

Гомуми вазгыять

Россиядә 561,1 мең кеше эшсез санала. Хезмәт базарындагы хәл тотрыклы. Узган елның ноябрь аенда эш бирүчеләр һәм белгечләр, РБК холдингы мәйданчыгында бергә җыелып, кадрлар мәсьәләсе турында фикер алышкан иде. Алар 2023 елда хезмәт базарына нәрсә тәэсир итәчәген фаразлады.

(цитата буларак) Беренче чиратта, әлбәттә, төп бурыч – өлешчә мобилизация буенча чакырылган хезмәткәрләргә алмаш табу һәм IT белгечләргә кытлыкны каплау. Күпчелек компанияләргә инде 2022 елның сентябреннән ир-ат хезмәткәрләр җитми башлады. Нәтиҗәдә, компанияләрнең 15 проценты – хатын-кызларны, 8 проценты – өлкәнрәк яшьтәге белгечләрне, 7 проценты вакытлыча һәм читтән торып эшләүчеләрне эшкә ала башлаган.

Россиянең икътисадый үсеш министрлыгында 2022 елда эшсезлек дәрәҗәсе – 4,8 процент, ә 2023 елда 5,2 процент булыр дип фаразлаганнар иде. Ләкин былтыр җәй бу күрсәткеч 3,9 процентка кадәр төште. Хәзер ул, Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, 3,7 процентны тәшкил итә.

Хезмәт базарында кем хуҗа?

Халыкара хезмәт оешмасы да шушы көннәрдә эшсезлеккә бәйле хисап белән уртаклашты. Эшләмәүче бер ир-атка ике эшсез хатын-кыз туры килә икән. Дөньякүләм караганда, узган ел хатын-кызларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 47,4 процентны тәшкил иткән. Ир-атларныкы – 72,3 процент.

Россиядәге вазгыятькә исә «SuperJob» хезмәте ачыклык кертте. Демографик хәлнең һәм махсус хәрби операциянең вазгыятьне үзгәртүен алар да инкарь итми. Эшче куллар җитмәү кайбер һөнәрләрдә хатын-кызлар өлешен арттырып җибәргән. Әйтик, 9 ай эчендә сату буенча менеджер, курьер, комплектлаучы, программа тәэминатын сынаучы вакансияләре буенча эш эзләүче хатын-кызлар 5–6 процентка арткан.

Моннан тыш, эш эзләүче ир-атларның яше арту күзәтелә. Мисал өчен, система администраторы, механик, аппаратура һәм контроль-үлчәү җиһазлары инженерлары – 3, сакчы, фрезеровщик, энергетика өлкәсендә эшләүчеләр, балта осталары 2 яшькә «картайган».

Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, узган ел нәтиҗәләре буенча мәшгульлек күрсәткече 62,8 процентны тәшкил иткән. Идел буе федераль округы буенча да (59,5 процент), ил буенча да уртача күрсәткечтән (60 процент) күбрәк бу.

Сәнәгать зоналарында да кадрлар кытлыгы сизелә. Бу аеруча Кама аръягында күзәтелә икән. Казанда да 16 меңнән артык вакансия бар. Әлеге дә баягы эшче куллар кирәк.

Кече һәм урта бизнес өчен кадрлар табу белән шөгыльләнүче белгеч исә яңа эш урыны эзләүчеләргә менә нәрсәне истә тотарга киңәш итте:

– Быел эш сорап килүчеләрдән һөнәри осталык, тәҗрибә, стресска каршы торучанлык кына түгел, ә үзгәрә торган шартларга тиз арада яраклаша алу да соралачак. Берьюлы берничә эшне башкара алырдай кадрларны яраталар. Катлаулы бурычларны чишүдә иҗади якын килү, яңача алымнар куллана белү дә хуплана. Аннан, мәгълүматны анализлый белү дә мөһим. Бер өлкәдә генә түгел, башка тармаклар буенча да белем һәм күнекмәләре булса, бик яхшы.

 КИҢӘШ 

Бер тапкыр кискәнче, җиде кат уйлыйсы. Психологлар да шулай дип кисәтә. Яңа эш урыны эзләргәме, эштән китәргәме, дип баш ваткан арада кайбер кагыйдәләрне истә тотарга өндиләр.

– Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, эш бирүче яңа килгән кешене эштән иң алдан азат итәчәк. Яңа хезмәткәрләрне кыскарту, сынау чорында эштән китү турында гариза яздырту, эштән җибәрү күпкә җиңелрәк.

– Теге яисә бу компания яңа төрле вазыйфага кеше эзли икән, димәк, бу компания хезмәт базарында үзен тотрыклы һәм иркен тота дигән сүз. Андыйлар, күпчелек очракта, бөтен икътисадый хәтәрне исәплиләр.

– Ниндидер сәбәпләр аркасында, хәзерге эш урыныгыз үзегезне канәгатьләндерми икән, иртәме-соңмы бу эш нәтиҗәсенә тәэсир итәчәк.

– Яңа вакансиягә килергә ризалашканчы, барлык кызыксындырган сорауларны биреп калыгыз (бик гади тоелганнарын да!). Ниндидер кырын эшләр, шикле схемаларга риза булмавыгызны әйтеп куегыз. Эш бирүче турында да күбрәк белешергә кирәк.

Наил Хафизов, «Авито.Работа» хезмәтенең Татарстандагы төбәк вәкиле:

– Гомумән алганда, 2023 елда безне производстводагы белгечләргә ихтыяҗ артуы, төрле социаль төркемнәрнең хезмәт эшчәнлегенә активрак җәлеп ителүе һәм Шәрык телләрен белгән белгечләргә ихтыяҗ көтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, «Авито.Работа» аналитиклары да ил күләмендә вакансияләр саны артуын күзәтә (+69 процент). Тәкъдимнәр буенча лидер-тармаклар – сату (13 процент), җитештерү (12 процент) һәм төзелеш (9 процент). Казанда да шулай ук дияргә була: 52 процентка вакансияләр арту күзәтелә. Алдынгы рәтләргә сату (14 процент), җитештерү (12 процент) һәм төзелеш (8 процент) тармаклары чыкты. Бу саннар хезмәт базарының актив булуын сөйли, эш бирүчеләр күп санлы кандидатлар арасыннан, ә эш эзләүчеләргә вакансияләр арасыннан сайлау мөмкинлеге булды.

Быел хезмәт базарына гомумикътисадый факторлар йогынты ясаячак:

– Росстат мәгълүматларына карасак, демографик вазгыятьнең начараюы 2030 елга 20–39 яшьтәге эшләүчеләрнең санын киметәчәк;

– 2024–2025 елларда эчке тулай продуктның үсеше күзәтеләчәк;

– эшсезлек буенча минималь күрсәткеч сакланачак.

Җитештерү тармагында кадрларга ихтыяҗ импортка алмаш, модернизация, җитештерүчәнлекне арттыру, логистиканың үзгәрүе белән аңлатыла. Төзүчеләр яллауга бәйле активлык юл төзелешләре гөрләве һәм милек базарындагы вазгыятькә бәйле.

Шәрык телләрен белгән белгечләргә дә ихтыяҗ үсәчәк. Бу исә Россия базарына Төркия, Кытай һәм башка илләрнең керүе белән аңлатыла.

Хезмәткә төрле социаль төркемнәргә караган кешеләрне җәлеп итүне исә илдәге табигый демография һәм эшкә алуга бәйле дәүләт программаларының эшләве белән аңлатырга була. Әйтик, 30 яшькә кадәр яшьләрне җәлеп итү өчен субсидияләр бирү, 14–18 яшьлекләрне эшкә яллауга бәйле үзгәрешләр, илкүләм проектлар һәм башкалар.

Быел энергетика секторында тәкъдимнәр күп булачак. Яңа инфраструктура объектлары төзелә һәм файдалануга тапшырыла, энергетика өлкәсендә өйрәнүләр алып барыла. Әлеге өлкә белгечләренә зур компанияләр ягыннан да, кече бизнес ягыннан да сорау булачак.

Эш эзләүчеләргә килгәндә, монда да кызыксынулар төрле. Тулаем алганда, ил буенча 2022 елда кандидатлар вакансияләргә 28 процентка активрак җавап бирде. Иң зур үсеш «Тәҗрибәсе булмаган, студентлар» (+53 процент) һәм «Фитнес, матурлык салоны» (+38 процент) юнәлешләрендә.

Башкалада вазгыять бүтәнчәрәк. Эш эзләүчеләр 18 процентка үсте. Потенциаль хезмәткәрләр өчен иң кызыклы тармаклар булып банк секторы (+78 процент) һәм административ эш (+59 процент) танылды.

 

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү