2021 – 2027 елларда иң кирәкле һөнәр ияләре кемнәр булачак?

Татарстанда 12 мең 353 кешенең эше юк. Республикадагы мәшгульлек үзәкләрендә  рәсми рәвештә теркәлгән сан бу. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, эшсезләргә 40 меңнән артык урын тәкъдим ителгән. Уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артып китә. Бүген безгә нинди белгечләр кирәк? Киләчәктә кемнәр отачак? “ВТ” хәбәрчесе хезмәт базарындагы, уку йортларындагы хәлләр турында кызыксынды.

Утар хуҗалары, зәркәнчеләр кирәк

Татарстанда икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен күздә тотып, 2021 – 2027 елларда иң кирәкле белгечлекләрнең исемлекләрен булдырганнар. Исемлектә автомеханик, шәһәр электротранспортын йөртүче, пешекче, кондитер, умартачы, зәркәнче, косметолог, дизайнер, урманчы, психолог кебек 132 белгечлек кертелгән. Урта һөнәри, югары уку йортлары буенча кирәкле белгечлекләрнең аерым исемлеген төзегәннәр. Кыскасы, официанттан алып фотографка кадәр кирәк. Бигрәк тә эшче һөнәрләр таләп ителә. Арада колакка сәер яңгыраган белгечлекләр дә бар. Әйтик, утар хуҗасы. Кызык, әлеге белгечлеккә кайда укыталар һәм алар кайда эшли икән?

– Без әлеге белгечлеккә укытмыйбыз. Минемчә, монда крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр күздә тотыладыр. Әйтик, авылда үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык буенча эшләүчеләр. Теләгән кешеләр өчен “Фермер мәктәбе” дигән курслар оештырабыз. Бу авыл хуҗалыгы буенча белеме булмаганнарга өстәмә белгечлек үзләштереп, документ алу мөмкинлеге бирә. Шуның ярдәмендә фермер хуҗалыклары оештырып, грантларда катнашалар, – дип аңлатты безгә Казан дәүләт аграр университетының өстәмә белем бирү бүлеге белгече Илшат Мөхәммәтшин. – Умартачылар өчен дә курслар оештырабыз. Урыннар саны чикләнмәгән. Узган ел алты кеше укыды.

Киләчәк һөнәрләре исемлегендә булган зәркәнчеләрне бары бер урында – Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында гына әзерлиләр. Анда бу эш белән 10 еллап шөгыльләнәләр икән. Узган ел беренче тапкыр 9 нчы сыйныфтан соң төркем туплаганнар. 14 бюджет һәм биш түләүле урын бүлеп бирелгән.

– Зәркәнче һөнәрен сайлаучылар эшсез калмаячак. Безнең студентлар практика вакытында ук “Алмаз холдинг”, “Казан көмеше” кебек оешмаларга эшкә урнаша. Яшел Үзән, Актаныш районнарында да шәхси эшләрен ачучы егет-кызлар бар, – ди директор урынбасары Минзифа Гаязова. – Татарстанда әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Быел урыннар саны да артыграк. Укырга керүчеләрнең күбесе – Казаннан. Шулай ук чит төбәкләрдән дә киләләр. Моңа кадәр ике остаханә генә булса, җәй көне тагын берне ачтык.

Кемгә эш бар, кемгә юк?

Казанда төрле сайтлардан тупланган мәгълүматларга караганда, иң кирәкле белгеч – колл-центр үзәк операторлары. Мәскәү, Санкт-Петербургта курьер, экспедитор, башка төбәкләрдә кассир, каравылчы, машина йөртүче, эшче, менеджер, администратор кебек белгечләрне еш эзлиләр икән. Башкортстанда – хисапчы, Новосибирскида медицина хезмәткәрләре кирәк.

Татарстанда яшәүчеләргә 40 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителә. Республикада бигрәк тә машина йөртүчеләргә ихтыяҗ зур икән. Хәзерге вакытта андыйларга 1572 урын бар. Хезмәт хакы – уртача 37 мең сум. Шәфкать туташларын – уртача 17 443, полиция вәкилләрен – 24 мең, тәрбиячене – 17 682, кондукторны – 25 436, пешекчене 20 000 сумнан артык эш хакы көтә.

Эш таба алмыйча аптыраучылар өчен Интернетта күпсанлы порталлар барлыкка килде. Аларда Татарстан буенча да көн саен вакансияләр яңартылып тора. Игъланнарга карасаң, шәфкать туташлары, полиция вәкилләре, машина йөртүче, менеджер, инженер, кунакханә һәм туризм вәкилләре, төзүчеләр, электр белән эретеп ябыштыручылар кирәк. Фрезеровщикларга 63 мең сумга кадәр акча түләргә риза булган белдерүләр дә очрый. Металл буяучының да хезмәт хакы ничава – 50 мең сум. Тракторчыларны – 35 мең, слесарьларны – 34 мең, агрономны 40 – 50 мең сумлык эшкә чакыралар. Теш табибларына 40 – 60 мең сум  түләргә әзерләр. Башка табибларның “бәясе” – 21 – 35 мең сум. Бу – республиканың төрле районнарыннан куелган белдерүләр. Казанның бер мәктәбендә рус теле һәм физика укытучыларын эзлиләр. Хезмәт хакы – 15 – 25 мең сум. Себергә вахта белән баручыларга 44 – 73 мең сум акча тәкъдим итәләр.

Татарстанда нинди һөнәргә ихтыяҗ бар?

Машина йөртүче – 1572

Электр белән эретеп ябыштыручы – 1032

Монтажчы – 960

Кондуктор – 772

Ташчы – 755

Бетончы – 702

Пешекче – 663

Арматурчы – 549

Штукатурчы – 507

Кече тәрбияче – 343

Менеджер – 275

Инженер – 274

Шәфкать туташы – 264

Полиция хезмәткәре – 250

Тәрбияче – 200

Телгә дә, яшькә дә бәйләнәләр

Диплом белән генә еракка китеп булмый. Һөнәрне дөрес сайламаганнар гомер буе үкенеп яшәргә мөмкин. Заманында бер-берсенә кызыгып, укытучы, юристка укыганнар бүген базарларда сату итә, кондуктор, таксист булып эшли.

– Югары белемнең бернинди файдасы юк. Сәнгать юнәлеше буенча укыган идем. Кайчак, ник 5 ел буе ыштан туздырганмын икән, дигән уйлар килә башка. Ике-өч елдан бирле юньле эш таба алмыйм. Сират күперен кичү белән бер бу. 40тан соң эш табу бик яман икән. Телгә дә, яшькә дә бәйләнәләр. Барган һәр бер җирдә кире боргач, үземне пенсионер кебек хис итә башладым. Урысча акцент белән сөйләшкәч, ачу китереп, син авылданмы әллә, дип сорыйлар. Нәрсә авыл кешесенең шәһәрдә эшләргә хакы юкмы әллә? Күбесенә яшьләр кирәк. Утырып еларсың, билләһи. Бюджет эше юк, булса да, акчасы бик аз. Үз белгечлегем буенча 15 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Моңа ничек яшисең? Фатир арендалау гына шушы бәягә төшә. Сату-алуга бәйле эшләр күп. Тырнак, керфек ясаучылар 40 – 50 мең сум акча ала. Берәр нинди курсларны тәмамламыйча булмас, ахры, – ди Казанда яшәүче Зәйнәп.

Бүген йә бер урынга төпләнеп, азмы-күпме хезмәт хакына риза булып яшисең, йә кредитларга чумып, бизнесыңны ачасың, боларның берсенә дә риза булмасаң – акчалы эш эзләп гомерең үтәчәк. Танышлар арасында үз белгечлеге буенча эш таба алмаган алтын куллы ирләр күпчелек фатир ремонтлап гаиләсен туендыра. Андыйларга 40 – 50 мең сум акча түлиләр. Сәламәтлегең нык булса, йөк ташучы булып, сәгатенә 600 – 1000 сум акча эшләргә була. Хатын-кызлар исә торт, бәлеш пешереп, идән юып, кесә чыгымнарын капларга мөмкин. Тик бу эш көннәрдән бер көнне туйдырырга мөмкин. Шулай ук интернетта кием-салым сатып көн күрүчеләр дә аз түгел. Болар – көнлекчеләр. Акча беткәч, тагын заказлар эзләргә туры киләчәк.

Абитуриентлар колагына

Нинди һөнәр сайлаганнар отачак? Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофановадан сораштык.

– Быел министрлык карамагындагы 65 урта һөнәри уку йортларына 14 мең бюджет урыны бүлеп бирелде. Һәр министрлыкның үз уку йорты бар. Сәламәтлек саклау юнәлеше буенча 2,5 меңнән артык урын каралган. Бюджет урыннарының саны елдан-ел арта бара. Техникумнарга керүчеләр арасында бәйгеләр дә зур: бер урынга уртача 3-4 кеше. Педагогик кадрларга хәтта 10 – 12, нефть юнәлешләре буенча 7-8 кеше дәгъва кыла. Машина төзелеше, авыл хужалыгы, мәгариф, энергетика, коткаручылар әзерләү юнәлешләре популяр, – ди белгеч. – Районнарда яңа техникумнар ачыла. Татарстанда быел эшче кадрлар әзерләү буенча тагын алты ресурс үзәге төзеләчәк. Шул рәвешле республикада аларның гомуми саны 43 булачак.

Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров белдергәнчә, быелгы уку елында вузда 5330 бюджет урыны бар.

– Соңгы елларда вузда инглиз, кытай, корея телләрен, икътисад юнәлешләрен сайлаучылар күп булды. Шулай ук IT-технологияләр, медицина юнәлешләре популяр, – диде җаваплы сәркатип.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү