Риман Гыйлемханов: Кем икәнлегемне белми үлеп китә язганмын, әстәгъфирулла…

Туган көнем алдыннан дусларга-танышларга телефоннан шалтыраттым. «Иртәгә мине котларга онытмагыз!» – дидем. Берәүләр: «Ярый, искә төшерүеңә рәхмәт!» – диде, икенчеләре сәер генә көлеп җибәрде. Бәлки, яше барган саен ычкына бу абзый, дип уйлаганнардыр. Бер танышым: «Ну, хохмач та инде үзең», – дип куйды. Тел белгечләре «хохма» – борынгы яһүд сүзе, безнеңчә «зирәклек» дигәнне аңлата, диләр. Мин моңа ышанам, чөнки, кайчак әйтәсе сүземне маңгайга бәреп әйтү килешмәс дип уйлап, үземә дә башны җүләргә салырга туры килә. «Җүләргә салу» сүзеңне уены-чыны белән әйтү була инде.

Мин үз-үземне белгәннән бирле шаяртырга яратам. Әни миңа: «Син кечкенәдән бик тыныч бала идең, туганда да еламадың», – ди торган иде. Әгәр еламаган икән, димәк, көлеп туганмындыр, һич югы, авыз чите белән елмаеп куйганмындыр. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйсы килә.

17 гыйнвардагы шаяртуларым, ягъни хохмаларым 18 нче гыйнварда үз җимешләрен бирде: әче таңнан кичкә хәтле котлаулар кабул итеп утырдым. Мине кешегә санаучыларның һәркайсына зур рәхмәт. Әгәр бер көн алдан: «Мине котларга онытмагыз!» – дип кисәтмәгән булсам, бу хәтле дәрәҗәләргә ирешә алмас идем. Баксаң, мин бик талантлы шәхес икән, гаилә җанлы, үрнәк ир икән… Кем икәнлегемне белми үлеп китә язганмын, әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә…

Миңа шактый югары дәрәҗәдәге бер җитәкченең: «Бу заманда һәр нәрсәне сорап алырга кирәк», – дип әйткәне бар. Заманга нәрсә булды икән соң ул, әй? Ни өчен бер-беребезнең кадерен белми башладык? Бер-беребезнең уңышларына сөенәсе урынга ни өчен көнләшәбез? Кара көнләшү белән бит әле ул! Мин бу сорауларга тәгаен генә җавап бирә алмыйм, башым җитми. Әллә «Аз рәхәттә, күп михнәткә түзә адәм баласы…» – дип җырлауларыбыз дөрес микән?

Бүген «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» – дип, кем иренми – шул әйтә. Әмма бердәмлек барыбер җитми, берәр авырлык киләсен сизсәк, үз кабыгыбызга кереп бикләнергә дә күп сорамыйбыз, афәт җиле безгә генә килеп кагылмасын. Кая инде ул «Ялгыз кайгы – кайгымыни, илгә кайгы килмәсен…» – дип җырлаулар!

Без – сугыштан соң туган балалар, образлы итеп әйткәндә, туплар гөрелтесе тынып кына килә иде әле. Өстәлендә бер телем артык икмәк булган гаилә иң бәхетле гаилә санала иде. Кеше шул икмәкне бүлешергә әзер тора, күршесен чәйгә чакыра иде. Самовар янында елмаеп-көлеп сөйләшеп утыралар иде, вәт «хохмач»лар. Халык бик зирәк булган, түзем булган, бөтен авырлыкларны бергә җиңеп килгән. Бу, бәлки, җәмгыятьнең төрле социаль катлаулардан тормавына да бәйле булгандыр. Бай кеше ярлы-ябагай белән кочаклашып-җырлашып йөрми бит инде! «Бергә булу, бердәм булу» өчен бөтен кешенең йә ярлы, йә бай гына булуы кирәк микәнни? Чистый аптыраш, диярсең.

Кичә генә интернетта яңалыклар карап утырдым. Украинада махсус хәрби операция башланыр алдыннан, кайбер олигархлар һәм түрәләр «тиенләп» җыйган миллиардларын кеше күзеннән читкә алып куйганнар, йә балалары исеменә күчергәннәр, ди. Дөрестерме бу, шайтан белсен: байларны чит илләргә сәфәр чыгулардан вакытлыча тыю турында да сүз бара. Кемдә нәрсә кайгысы инде.

Бу язманы төгәлли алмыйм әле, туган көн белән котлап һаман шалтыраталар. Дусларга алдан әйтеп куеп дөрес эшләдем, көндәлек мәшәкатьләр белән моннан 74 ел элек дөньяга аваз салуым турында онытып та җибәргән булырлар иде.

Теге җитәкче сүзләре тагын искә төште әле. Чыннан да, бөтен нәрсәне сорап алырга кирәк микәнни бу дөньяда? Шулайдыр, бүген Җир шарында 8 миллиард кеше яши, кемгә ни кирәген кем исәпләп барсын, кем белеп бетерсен ди? Еламаган балага имчәк бирмиләр инде ул. Миңа исә бары да җитә, иң әһәмиятлесе, мин исән, туганнарым, дусларым исән-сау. Инде, картлар әйтмешли, Ходай илгә-җиргә генә тынычлык бирсен иде. Бердәмлеккә килгәндә, бер җыр тел очымны гел кытыклап тора бит. Шуны җырлыйм да эшкә чыгып китәм:

Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә.

Безнең бергә булуыбыз

Калсын бөтен гомергә…

Әйт шуны!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү