Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф идарәләре җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

Бүген республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. «Мәгариф — республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм нәтиҗәлелек күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле», — диде ул.

Татарстан Рәисе Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримовка яңа машиналар сатып алуда ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильләрнең символик ачкычын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Җирле белгечләр 49 яңа «Лада Веста» автомобиле алдылар.


Фикер өстәү