Ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен тотып булачак

Россия Хөкүмәте ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә тоту тәртибен раслады. Яңалык 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Ведомствода аңлатуларынча, әлеге карар гариза бирүченең керемнәрен раслый торган мәгълүмат һәм документлар исемлегенә төгәллек кертәчәк. Керемнәрне исәпкә алу тәртибенә төзәтмәләр кертелгән һәм гариза тутыру формасы тәртипкә китерелгән.

Россия Социаль фонды мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә алачак, шуңа күрә күпчелек очракларда ата-аналардан бернинди өстәмә белешмәләр дә таләп ителмәячәк.

Ана капиталыннан түләүләрне керемнәре бер кешегә ике төбәк яшәү минимумыннан да түбәнрәк булган гаиләләр алачак. Өч яшькә кадәрге берничә бала тәрбияли торган гаиләләр пособиене һәр балага рәсмиләштерә алачак.


Фикер өстәү