Нәселе барның – исеме бар

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелүче “Без тарихта эзлебез” бәйгесенең Яшел Үзәндәге зона ярышларында Тәтеш районы Олы Тархан авылыннан Гыйльметдиновлар  (Сибишевлар) гаиләсе дә җиңү яулады.

— Әбиебез гел, нәселе барның – исеме бар, дип кабатларга ярата иде, — ди Әлфинур ханым. – Чыннан да һәр гаилә – зур бер сандык кебек бит ул. Шуны ачып, әби-бабайлардан мирас булып калган хәзинәне эзләү, тикшеренү күңелгә үзе рәхәтлек бирә.

Әнә шул эзләнүләрнең нәтиҗәсен күрсәтә дә инде алар бәйгедә. Аш-су өлкәсендә дә сынатмыйлар, күргәзмәгә чиккән сөлгеләр, аш җәймәләре, мендәр тышлары алып килгәннәр. Шунысы сөенечле: күбесе әниләренең кул эшләре икән. Буыннан буынга истәлек булып килгән, берничә буынны тәрбияләгән бишеккә кадәр эленеп торган.

-Әби-бабайдан калган иң зур хәзинәбез – ул Коръән китабы, — ди Әлфинур ханым. – Бик яхшы хәтерлим әле, озын кышкы кичләрдә әбиебез янына түгәрәк ясап җыелышып утырыр идек тә, ул бик пөхтәләп, саклап кына кулына шушы изге китапны алыр иде. Шундый утырмалар бик тә кызык, истәлекле булып хәтердә калган. Без гел әби белән бабай тәрбиясендә булдык. Үзем балалар үстергәндә аларның искиткеч дөрес тәрбия биргәннәрен кайта-кайта аңладым. Шөкер, үз балаларыбыз да әби-бабай янында үсеп, дини тәрбия алдылар, намаз укырга өйрәнделәр, Коръән кушкан буенча гамәл кылырга кирәклеген белеп үстеләр. Хәзер инде шул ук юл белән үзебез оныклар үстерешәбез. Үрнәк алыр кешеләребез бар бит.

Бер караганда, мондый гаиләнең шәҗәрә бәйгесендә җиңеп чыгуы гаҗәп тә түгел кебек. Бергәләшеп гармунда да уйный әле алар (монысы да бабайларыннан калган хәзинә), тамашачыларга күрсәткән нәсел агачының да тамырлары да нык, ботаклары да тармаклы.

-Нәсел җепләрен барлау белән 2007 елда шөгыльләнә башлаган идем, — дип дәвам итә Әлфинур ханым. – Әлегә сигез буынның тарихын таба алдым. Дөрес, шәҗәрәне бабам Насыйбулла Сибишев 1920 елда ук төзи башлаган. Бәхеткә, сакланган, югалмаган. Бөтен туганнарны да җәлеп итеп, бергәләп эшләү тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк икән. Кем дә булса ниндидер яңалыкка гел юлыгып тора. Үзебезчә әллә нинди ачышлар ясап бетердек кебек тоела. Урдяков фамилияле орынып яшәүче күршеләр туганнарыбыз булып чыкты. Шуны белгәч, шатланып туя алмадык. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да хатирәләрен барладылар. Сибишевларның алты ир туганын “чичүн”нәр дип йөрткәннәр икән. Бу “чечен” сүзеннән алынган. Чөнки алар барысы да озын буйлы, көчле, матур, батыр булганнар. Әле сугышка кадәр үк авылда “чечня сугышы”  оештырганнарын хәтерлиләр. Авылдашлар әйтүенчә, абыйларым ниндидер гаделлек өчен көрәшкәннәр. Бөек Ватан сугышы башлангач та, алты туган бергә-бергә туган илне сакларга киткән. Берсе һәлак булган, бишесе күкрәк тулы бүләк белән кайткан. Әмма сугыш сугыш инде: кем кулсыз, кем күзсез калган, кайсысы контузиягә эләккән. Әмма бирешмәгәннәр, тыныч тормышта берсе дә югалып калмаган. Һәрберсе нинди дә булса һөнәр үзләштергән. Арада чүлмәк ясаучылар да, гармунчылар да бар.

Әйтергә кирәк,  Әлфинур ханым үзе дә Олы Тархан хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Авылдашларына игелек һәм изгелек өләшә. Хәләл җефете Гыйльметдинов Ринат Азат улы да шунда ук баш табиб вазыйфасын алып бара. Бергә булгач, киңәш-табыш итәргә дә, эшләргә дә җайлы, диләр.

-Нинди генә һөнәр иясе булмасын, һәр гаиләнең үз байлыгы, үз гореф-гадәтләре бар, — ди Әлфинур ханым. – Тик алар онытылмасын, югалмасын, буыннан буынга күчә барсын иде. Бу гамәл хәтер югалмасын өчен бик кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү