Кинолы көннәр якынлаша: Казан мөселман кинофестивале быел нәрсәләр белән сөендерәчәк?

5–9 сентябрьдә Татарстан башкаласында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Конкурс һәм конкурстан тыш программада 100дән артык фильм күрсәтергә ниятлиләр. Быелгы фестивальнең нинди яңалыклары бар? Матбугат очрашуында шулар турында сөйләделәр.   

Үзенчәлекләре

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 44 илдән 712 гариза килгән. Шулар арасыннан 20 илдән 52 фильм конкурска сайлап алынган. 5 көн дәвамында 112 фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Башкарма директор сүзләренә караганда, быелгы кинофестивальдә 3 тематикага йөз тоталар: республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Татарстан кинематографының йөз еллыгы һәм патриотик тематика.

– «Этник кино: үсеш нокталары» программасында фольклор, этникага бәйле фильмнар күрсәтеләчәк. Үзебезнең фестиваль бар икән, аңлашыла, Татарстан кинематографының йөз еллыгын читләтеп үтә алмыйбыз. Аны киләсе елның февралендә билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чараларына мөселман киносы фестивалендә старт бирәбез, чөнки Татарстан кинематографы тарихы белән кызыксынучы кунаклар күп булачак. Патриотик темага килгәндә, ул инде бүген көн кадагында, барлык фестивальләр өчен актуаль,  – диде Миләүшә Айтуганова.

Оештыручылар елдагыча шактый кызыклы программа әзерләгән. Халыкара кинопитчинг (билгеле бер кинопроектны финансларга әзер инвесторлар табу максатыннан аны тәкъдим итү), иҗади очрашулар, эшлекле мәйданчык та планлаштырылган. Фестиваль кысасында күрсәтеләчәк барлык фильмнарны теләгән һәр кеше тамаша кыла алачак. Керү – бушлай.

Миләүшә Айтуганова фестивальнең юнәлешләре турында тәфсилләп сөйләде.

–  Быел без Россия – Ислам дөньясына басым ясыйбыз. Төрки дөнья программасында төрки телле илләрдән фильмнар булачак. Нәни тамашачыларны «Балачакта кунакта» программасын карарга «Мир» кинотеатрына чакырабыз. Моннан тыш, быел Россия режиссерларының юбилей даталарына багышланган җыентык ясадык. Бу һәркемгә билгеле булган – Семен Фарада, Анастасия Вертинская, Владимир Машков, Сергей Безруков, – диде ул.

Эшлекле программа исә ике зур өлештән тора. Беренчесе – кино базары. Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, бирегә Россия дистрибьюторлары һәм фильмнар җитештерүчеләр генә түгел, ә Россия кинематографы белән кызыксынучы һәм фильмнар төшерүче чит ил партнерлары да җыела.

– Кино базарында Һиндстан вәкилләре «Indian Films», Кытай продюсерлары, Иран, Сүрия, Мисыр үз фильмнарын тәкъдим итәчәк. Бу быел Голливуд киткәннән соң, Россиянең дистрибьюторларының партнерлар эзләүләренә бәйле. Хәзер Һиндстан, Кытай, Корея, Мисыр, Иран кебек илләргә өстенлек бирәбез. Алар белән Россиядә теләсә кайсы кинотеатрның репертуарын тулыландырып була, – диде ул.

Ачык һавада кино һәм күргәзмә

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысасында яңа мәйданчык та эшләячәк. Казан Кремленең Кабул итү урыннарының (Присутственные места) диварларында ачык һавада кино күрсәтеләчәк. Фильмнарның ретроспективасы 1927 елда төшерелгән «Булат-Батыр» тасмасы белән башланачак.

– Ретроспективаны 95 ел элек Кремль стеналарында төшерелгән «Булат-Батыр» фильмыннан башлыйбыз. Минемчә, бу символик мәгънәгә ия, чөнки нәкъ менә Кремль диварлары 1927 елда бу фильмның бөтен төшерү төркемен илһамландырган, – дип сөйләде Айтуганова.

Моннан тыш, биредә 6 сентябрьдә Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк.

– Фотосурәтләр дә, иске аппаратура да булачак. Татарстан кинематографының барлык үсеш этаплары күрсәтеләчәк. Шулай ук, көн саен Татарстанның иң яхшы фильмнарының 9 ретроспективасы барачак, – диде «Татаркино» директоры.

Тагын бер яңалык. Быел беренче тапкыр фестиваль кысасындагы фильмнар «Корстон» сәүдә үзәгендә урнашкан кинотеатрда күрсәтеләчәк. Тантаналы чаралар Камал театрында һәм Казан Ратушасында узачак. Актерлар һәм кинорежиссерлар белән очрашулар халыкара мөселман киносы фестивале өчен традицион булган «Мир» кинотеатрыннан тыш, «Корстон» һәм Kazan Mall кинозалларында булачак.

Фестивальгә чакырылган кунаклар арасында Югославия кинорежиссеры Эмир Кустурица, Россия театр һәм кино актрисасы Равшана Куркова, Светлана Тома, Елена Захарова, Рамил Сәбитов, Рамилә Искәндәр һәм башкалар бар.

Кемнәр бәяли?

Быел да фестивальдә тәкъдим ителәчәк фильмнарны төрле илләрдән танылган кино тәнкыйтьчеләре, режиссерлар бәяләячәк. Тик монда да үзгәрешләр бар.

– Гадәттә, без Россия режиссерларына һәм актерларына басым ясыйбыз, ә монда без Ислам илләреннән кинематографиядә шактый үсеш алган белгечләрне чакырырга булдык, – диде Миләүшә Айтуганова.

Алар –  Муса Туре (Сенегал), Мөхтәр Ладжми (Тунис), Дали Окропиридзе (Грузия), Ли Джи (Кытай), Фәриз Әхмәдов (Азәрбайҗан), Мамдух Салем (Согуд Гарәбстаны) Ренан Билек (Төркия) һәм башкалар.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан тәкъдим ителәчәк фильмнар

Татарстан фильмнары халыкара конкурсның барлык номинацияләрендә тәкъдим ителгән:

тулы метражлы уен фильмнары номинациясендә –  «823 км» (Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров);

кыска метражлы уен фильмнары номинациясендә –  «Краткая инструкция по вакцинации населения» (Оксана Синчугова);

тулы метражлы документаль фильмнар номинациясендә – «Высокий дух» (Дидар Оразов);

кыска метражлы документаль фильмнар номинациясендә – «УРЫНдык» (Талия Төхфәтуллина).

Моннан тыш, тагын 12 фильм милли программада күрсәтеләчәк.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү