«Татаркино» (яки татар киносы) 100 яшьлеген ничек каршылар?

Бездә кино өлкәсе һәрвакыт диярлек бәхәс тудырды. Хәтта Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган матбугат очрашуы да бәхәссез узмады. Без әле кая барабыз? Ә кая барырга тиеш? Татар киносына күпме акча кирәк?

Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен мөһим вакыйга. Татар киносының 100 еллыгына Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әнә шундый бәя бирде.

– 1924 елның 13 февралендә «Таткино» татар кинематография бүлеге оеша. Шушы көннән татар киносының елъязмасы языла башлый, – диде Дамир Натфуллин. – Соңгы елларны Татарстан киносы өчен үсеш еллары буларак тасвирларга була. Бу җәһәттән мисал итеп Казан мөселман кинофестивален китерергә була. Cоңгы елларда без федераль прокат белән дә якыннан таныштык. Болар барысы да татар киносын зур киләчәк көтүен раслый.

«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова 100 еллык уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. Әйтик, 12 мартта Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган конкурста катнашучыларның кинопроектларын тәкъдим итү булачак. Сүз уңаеннан, министрлык 10 кинопроектка 8 млн сум акча бүлеп куйган. Бу суммага әйләнеп кайтырбыз әле. 13 мартта исә башка илләр белән хезмәттәшлеккә багышланган «түгәрәк өстәл», ә кичен Филармониядә тантаналы чара узачак.

Шулай да, без татар киносының 100 еллыгын билгеләп үтәбезме, әллә «Татаркино» оешмасыныкынмы? Матбугат очрашуында Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров көтелмәгәнрәк сорау бирде. Югыйсә дата инде узып киткән, 100 еллык уңаеннан чаралар әзерләнә…

– Кинематографистлар берлеге әгъзасы буларак, минем өчен мөһим сорау бу. Татарстан киносы турында сөйләгәндә, ни өчен Казан кинохроника студиясе турында берни дә әйтелми? Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм, мин кинематографистларны якларга тиеш, – диде ул.

Миләүшә Айтуганова тарихның бу битләренә 100 еллыкка чыгарылган китапта һәм «100 ел – 100 мизгел» альбомында шактый зур урын бирелүен әйтергә ашыкты.

– Миләүшә Ләбибовна, мин сезгә каршы чыкмыйм. Мин бу турыда әйтергә тиеш. Безнең ветераннарыбызның исемнәре яңгырасын, кино тарихын яшьләребез белсен. Үсеп килүче буын татар киносының буш урында тумаганлыгын аңларга тиеш, – диде Илдар Ягъфәров.

Татар киносы ниләр күрми

Кино тарихында төрле чорлар була. Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, 12 ел кинопрокат өлкәсендә эшләгән кеше буларак, узган гасырның туксанынчы елларында эротик фильмнарга каршы көрәшүләре турында сөйләде.

– Ул вакытта шундый фильмнар күрсәтү тенденциясе бар иде. Бер яктан, фильмны алып киләләр, икенче яктан, күрсәткән өчен хакимият сүгә. Ул чакта прокат системасы шактый камил иде, халыкка яхшы фильмнар күрсәтергә тырыштык. Шулай да, караган кеше эротик фильмнарны да карады. Башта халык чишенгән артист эзләде бит, хәзер киенгәннәре тансык… – дип искә алды ул. – Ул чактагы прокат системасы җитми хәзер. Анда бөтен нәрсә көйләнгән иде.  Миләүшә Ләбибовна, менә шул система кирәк безгә. Кино төшерәләр – күрсәтеп булмый. Халык йөрмиме? Оештырылып бетмәгәнме? Сәбәбе нидә икән?

Кызганыч, бу сораулар җавапсыз калды. Ә Татарстан өчен театр мөһимрәкме, киномы? Журналистларның бу соравы, аерым алганда, Мәдәният министрлыгына юнәлдерелгән иде. Театр биналары яңартылып, төзелеп тора. Театрларга финанс ярдәме бюджетка кертелгән. Ә кинобыз? Мәдәният министрлыгының 10 проектка 8 млн сумны бүлеп бирүенә карап утырып булмас бит…

– Гомумән, ул грант конкурсы финанс ягыннан искергән, – диде бу турыда Илдар Ягъфәров. – Бүген 500 мең сум – бик кечкенә сумма. Хәтта документаль фильм өчен дә. Яшьләр үсә, энтузиазм – мәңгелек әйбер түгел.

Дамир Натфуллин исә финанслауның әлеге конкурс белән генә чикләнмәвен әйтте. «Кайбер фильмнарга өстәмә акчалар да бирелә бит», – диде ул.

Миләүшә Айтуганова исә һәрвакытта да, һәрнәрсәне дә акча хәл итмәвен әйтте. «Фильмның популярлыгы нәрсәгә бәйле? Бу – шулай ук бәхәсле мәсьәлә. Йөзәр миллион сумлык фильмнар да игътибарсыз кала кайчак», – диде ул.

Чыннан да, бу турыда инде күп сөйләнде, әле күпме сөйләнер. Ләкин шунысы бәхәссез: система булдырырга кирәк.

– Бүген шуны эшләмәсәк, киләчәктә фильм төшерү процессы тагын да катлауланачак. Финанс ярдәме мәсьәләсен дә, кайсы юлдан баруыбызны да хәзер уйларга кирәк. Без нәрсәгә нигезләнәчәкбез? Ислам идеологиясенәме? Нинди фильмнар төшерәчәкбез? Ихласмы, заманга яраклаша торганнарнымы? Театрга бәхет елмайды: ул совет заманында туды. Театр бюджеттан финанс ярдәме ала. Кинога да шушыңа килергә вакыт, – диде Илдар Яг

Яъфәров матбугат очрашуы ахырында.

 

 


Фикер өстәү