Илдар Ягъфәров: «Аңламаулары түгел, дәшми калу куркыныч»

Безнең сөйләшү Татарстан Кинематографчылары берлегенең яңа бинасында узды. Режиссер Илдар Ягъфәров моңа кадәр бинасы булмаган оешманы түбә астына кертте. Берлек – берләшү дигән сүз, берлектән дә, берләшүдән дә курыккан мәлебез, дип башлады ул сүзен. Сүзебез татар киносы турында барды. Пандемия шартларында «Исәнме, Сез?!» фильмын төшергән режиссер милли киноны үстерү юллары һәм сәнгатьтә чын тормыштан качуның сәбәпләре турында сөйләде.

Илдар абый, «Исәнме, Сез?!» быел Татарстанда, пандемия шартларында төшерелгән бердәнбер фильм булды. Нинди авырлыклар кичердегез, фильм әлегә ни хәлдә?

– Бу проект 2019 елда ук старт алган иде инде. Сценарие, гомумән, 2017 елда ук язылды. Аның буенча Камал театрында спектакль дә куелды. Без исә сабыр гына үз чиратыбызны көттек. Ниһаять, узган елның сентябрендә проект финансланды. Дөрес, бюджет 50 процентка киселгән иде, ләкин без аңа да сөендек, чөнки эшне башлап җибәрергә җай чыкты. Вакыйгалар яз, җәй айларында барырга тиеш булганлыктан, министрдан эшне май аена калдыру мөмкинлеген сорадык. Безнең үтенечебезгә колак салдылар, тик иртә яздан илдә пандемия башланды. Вазгыять азрак йомшара төшкәч, 28 июльдә съемкаларны башладык. Ул башланмаган да булыр иде, Зәй һәм Сарман районы башлыклары хәлебезгә керде. Бик зур рәхмәт аларга, тору урыннары, логистика, хәтта туклану буенча да ярдәм иттеләр. Кая гына барсак та, ачык йөз белән каршы алдылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр.

Дөресен әйтим, команда чирләп китмәсен дип курыктым. Башта бит ул бик еракта, безгә кагылмас та кебек иде. Аннан якыннарыбыз, танышларыбыз авырый башлады. Мәскәү төркеме шуңа күрә Казанга килмәскә дә уйлаган иде. Без битлек, пирчәткәдән эшлибез, бөтен саклык чараларын күрәчәкбез дигәч, күнделәр. Район җирлекләрендә волонтерлар хезмәтен тәкъдим иткәч, аларыннан да баш тарттык. Аралашу даирәсен мөмкин кадәр чикләргә тырыштык. Шундый очрак та булды: авыл ишегалдында съемкалар бара, ә өйдә коронавирус белән авыручы ята. Үзебезне сугыш кырындагы сыман хис иттек. Шөкер, утыздан артык актер да, техник төркем кешеләре дә авырмады. Менә шундый шартларда кино төшердек. Хәзер инде монтаж эшләре калды. Киләсе елның мартына фильм әзер булырга тиеш.

Яртылаш киселгән бюджет белән яхшы фильм төшереп буламы?

– Миңа калса, фильмны игътибарсыз калдырмаячаклар. Әгәр инде чыгымнар артып китә икән, иганәчеләргә барачакбыз. Татар киносына битараф булмаган кешеләр бар. Бу очракта мин сорарга оялмыйм. Чөнки «Исәнме сез?!»нең яшәргә хакы бар. Минем, гомумән, алга таба да татар дөньясы турында фильм эшләргә ниятем бар. Нәкъ менә безнең дөньяга эчтән караш формасында булыр иде ул. Бу юлы да оператор Рафик Галиев белән шул юнәлештәрәк эшләдек. Сүз уңаеннан, оператордан бик уңдым. Ул татарның ничек яшәгәнен, ни уйлаганын бик яхшы аңлады.

Фильмда хәзерге шартлар, битлек режимы да чагылыш таптымы?

– Картинаның исеме дә хәзерге шартларга туры килә. Хәер, алай гына да түгел… Исәнме без, дигән фикер фильмның буеннан буена бара. Хәтта ки вакыт-вакыт команда кешеләре дә, син халык белән артык ачык, артык туры сөйләшәсең, курыкмыйсыңмы, дип сорыйлар иде. Ә кайчан турысын әйтеп сөйләшә башлыйбыз соң? Без бит күп мәсьәләләрдә куркак, һаман тел яшерәбез. Без бик сакчыллар. Бу яктан карасак, чыннан да, фильмда кискенлек бар. Анда без кемнәр, нишләп безгә берләшергә ярамый, нишләп без бер-беребезгә ярдәм итә алмыйбыз, дигән сораулар куела. Чагыштыру өчен хәтта чечен халкы вәкиле дә кертелде. Җыеп әйткәндә, фильмда элек батырчылык итмәгән бик күп әйберләр бар. Бу фикерләр ягыннан да, техник яктан да күренә. Элек, мәсәлән, 34 актер белән берьюлы эшләгән булмады. Бик күп ачышлар ясадым. Кече шәһәр театрларында кино өчен коеп куйган актерлар барлыгын белдем. Алар сәхнә һәм дан белән бозылмаган әле. Сүзем Чаллы, Әлмәт, Башкортстан театрлары турында. Картинада рух та, профессиональлек тә булды кебек. Ә бит шушы көнгә кадәр үзем турында тулы канлы, горурланырлык фильм төшердем дип әйтә алмыйм, ләкин шуңа омтылам. Хәер, үзеңне үзең мактый башлау куркынычрактыр ул… Ә болай гел яхшыга омтылып яшисең.

Сезнең белән беренче тапкыр гына әңгәмә кору түгел. Сез үзгәрәсез, торган саен таләпчәнрәк, кискенрәк, кыюрак һәм ачыграк була барасыз. Үзгәрүнең сәбәбе нәрсәдә? Турысын әйтәәйтә ялгыз калудан һәм «мине аңламадылар» дип үкенүдән курыкмыйсызмы?

– Аңламаулары түгел, әйтәсе килгәнне әйтә алмау яки әйтеп өлгерә алмау куркыныч. Башта, син әле яшь, дип дилбегәне бушатмыйсың, ә аннары… Баксаң, 30 яшьтән 50гә кадәр вакыт бик тиз уза икән. Артка әйләнеп карыйм да, күпме гомерне дәшмичә уздырганмын, дип уйлыйм. Менә шунысы куркыныч. Аңламаулары куркыныч түгел. Мин шуның белән яшим инде. Чөнки нидер эшләгән кешене күп очракта кабул итмиләр. Бу профессиягә килгән кеше үзен барысы да кабул итмәячәген башта ук аңлый һәм кулларында күтәреп йөртүләрен дә көтми. Кырыслыкка килгәндә, мин әле спонтан рәвештә кырысланам. Минем система юк. Ә аны булдырырга һәм Татарстан киносын хезмәт күрсәтүчеләр кысасыннан чыгарырга кирәк. Мин яшьләрне күзәтәм. Алар ни белән шөгыльләнә? Заводлар, оешмалар, ведомстволар турында реклама фильмнары төшерәләр. Ләкин бит бу егетләр арасында сәнгать әсәре ясарлыклары бар. Ә вакыт үтә. Яшермим, мин дә шуның белән тормыш алып бардым һәм ул вакытны заяга узган дип саныйм. Тора-бара үземнең буш савытка әйләнә баруымны аңладым. Миннән бит әти-әнием, үземнең буын, татарлар күбрәкне өмет иткәндер. Үстергәннәр, укытканнар, ә мин әлеге дә баягы заводлар, пароходлар, шөрепләр турында 400дән артык фильм төшергәнмен. 45 яшьләремдә шушы эчке протест үскәннән-үсте һәм мин табышлы тармакны ташладым. Берзаман бөтенләй акчасыз калдык. Ел ярымнар тормыш алып барырга бер тиен калмады. Хатыным, нишләп элеккечә фильмнар төшермисең, дип сорады. Әгәр шул ук эздән икенче тапкыр киткән булсам, рухи яктан күптән үлгән булыр идем. Мин тулы метражлы чын фильм төшерү форсатын көттем. «Байгал»ны ел ярым көттем, аннары «Исәнме, сез?!»не. Бусы белән җиңелрәк кебек. Беләсеңме, күңелемнән тамашачы белән сөйләшеп эшләдем. Һәм ниндидер рәхәтлек кичердем.

Бик күп талантлар акча сынавын узмый. Күбесе Татарстаннан китә, кайсы башыаягы белән реклама тармагына чума.

– Яшь кешегә беренче чиратта аякка басарга кирәк. Әгәр сиңа читтә 3 – 5 миллион сум гонорар түләргә әзерләр икән, әлбәттә, алар китә инде. Шул ук вакытта, анда күп түлиләр, дип ышанып киткәннәр һәм мантып китә алмаганнар да байтак. Бу хакта Рафыйк Галиев белән дә сөйләштек. 2000 нче еллар башында, монда бернинди перспектива күренмәгәч, хатыны белән җыенганнар да Мәскәүгә киткәннәр. 15 ел буе фатирга кереп, күпме авырлыклар күреп яшәгәннәр. Беркемнең дә тормышы шома гына бармый… Мәсәлән, миңа Мәскәүдә эшләгәндә татарча сөйләшергә кеше җитми иде. Хет берсе узып барышлый бер кәлимә татарча әйтсен иде, дип теләгән чаклар булды. Баксаң, күңелеңдә яшерелгән татарлык әнә шулай үсә һәм протестка кадәр илтеп җиткерә икән. Мәскәүдә кала алган булыр идемме дисеңме? Мөгаен, кала алган булыр идем. Ләкин анда да барыбер менә шушындый фильмга барып җиткән булыр идем. Ләкин татар рухлы егетләр аз. Күпләр, бигрәк тә яшьләр, татарлык ул арзанлы күренә, аның белән ерак китеп булмый дип уйлый. Бәлкем кемгәдер ошап бетмәс, ләкин мин 30 августта ишеткән яңа төрле музыканы аңлап бетермәдем. Анда рух юк, җан юк. Шуңа күрә ул яңалык түгел, ә маймыллану булып чыга. Яшьләрне үзе артыннан ияртә дигән булып шушы агымны җитәкчеләр хуплый бит әле. Миңа калса, яшьләр акылсыз түгел. Алар җанлы музыканы җансыздан аера ала. Чын сәнгатькә ярдәм итәсе иде.

Кино – зур чыгымнар таләп итә торган продукт. Ләкин ул бик көчле корал да була ала. Безгә хәзер ашыгыч рәвештә кино буенча комиссия оештырырга кирәк. Хроника, документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарны планлаштыру өчен кирәк андый комиссия. Татар киносы коры энтузиазмда үсә алмый. Ул кешеләр дә тормыш алып барырга тиеш ләбаса. Ә инде үзгәрешләр булмаса, чын кино түгел, аңа якын әйберләр туа, чын талантлар читкә китә торачак.

Соңгы елларда илдә генә түгел, Татарстанда да күпләрне борчыган вакыйгалар булды. Әйтик, татар теле дип борчылабыз, хәзерге пандемия барыбызны да куркуга салды. Алар кинода чагыламы?

– Минем өчен бик авырткан мәсәлә бу. Төнлә уянып китеп тә уйланам. Мөгаен, бер ниятем белән бүлешермен: Татарстанда яшәгән елларым турында документаль фильм төшерергә җыенам. Ул гадел һәм объектив булырга тиеш. Хәтерлим әле, туксанынчы елларда Башкортстанда «Врата свободы» дигән фильм чыкты. Татарстан бәйсезлек темасына шундый картина төшерә алмады. Бик кызганыч, документаль жанр иң түбәнгә тәгәрәде. Мәдәният министрлыгы ниндидер шәхес турында яки күренеш турында фильмга заказ бирергә мөмкин. Ә борын төбендә чын тормыш кайный һәм без аны күрмибез. Мәскәүлеләр бу җәһәттән кайнар темаларны эләктереп ала белә. Шул ук Байбулат Батулла, мәсәлән, бик яхшы фильмнар иҗат итә. Ә нишләп татар егетен үзебезгә чакырмаска, Татарстанга эшләтмәскә? Акча юк, дибез инде. «ТНВ» да, акча юк, ди. Артыңда «ТАИФ» торганда, акча юк, дип әйтү, бер дә җитди түгел, миңа калса.

Татар киносын ничек үстерергә?

– Россия буенча алсак та, кинофестивальләр күбәйде. Кино юк, фестивальләр артканнан-арта. Аларга акча түккәнче бәлкем башка яхшы фильмнар булдырырга кирәктер? Казан мәдәният институтында кино бүлеге бар, бик яхшы. Ләкин сине чын профессионал укытырга тиеш, видеотүгәрәк укытучысы түгел. Шуңа күрә елына 10 – 15 кешене Мәскәү кино мәктәбенә җибәрергә кирәк. Безгә беренче чиратта интеллектуаль кинобаза булдырырга кирәк. Кинобаза дибез икән инде, сценарийдан ук башлыйк. Чөнки теләсә кайсы картинаның нигезендә шул ята. Димәк, аларны үстерергә һәм эше өчен түли башларга вакыт. Хәзергә аларга беркемнең дә түлисе килми. Ә бит бездә нибары бер-ике сценарист бар.

«Мир» кинотеатрында башкортларның «Таганок» картинасын күрсәттеләр. Күренеп тора, аларның үз кино базасы бар. Бездә юк һәм без стресс хәлендә эшләргә маташабыз. Акыл хезмәте – теләсә кайсы дәүләтнең, республиканың көче, куәте ул. Аны корытмаска, киресенчә, үстерергә кирәк. Икътисад теләсә кайсы вакытта юкка чыга ала. Шул чагында синең артыңда интеллектуаль куәт торуы кирәк. Әлегә яхшы кино дигәндә Мәскәү – Татарстан продукциясен күз алдында тотам. Өйрәнү өчен әнә шундый уртак проектлар кирәк. Ләкин бу очракта да продюсерларның Татарстаннан булуы әһәмиятле. Шул ук «Зөләйха» картинасын алсак та, алардан безгә ни калды? Ни технология, ни мәктәп дигәндәй…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү