Ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкин

Киләсе елдан Ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң, Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, Ана капиталы акчасы ел саен 1 февральдән еллык инфляция дәрәҗәсендә арттырыла. Быел ул, мәсәлән, 7,4 процентка индексацияләнеп, беренче балага – 630,4 мең сум, икенчесенә – 833 мең сум тәшкил итте.

– Торак бәяләре инфляциягә караганда да тизрәк үсә. Ипотека буенча беренчел кертем күләме дә артты. Шуңа күрә Ана капиталы да инфляция күрсәткеченнән зуррак суммага үсәргә тиеш. Киләсе елның 1 февраленнән аны беренче балага – 756,7 мең сум, ә икенчесенә – 1 миллион сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итәбез, – дигән депутатлар.

2007-2022 елларда дәүләттән әлеге төр ярдәм чарасын 12 миллион гаилә алган.


Фикер өстәү