Авылда бер хатын, күршеләренә үч итеп, йортларына ут төрткән: бер кеше үлгән

Саратов өлкәсендәге тулай торакларның берсендә бер хатын күршесенә үч итеп, үзе яшәгән бүлмәгә ут төртеп качкан.

Бу хәл Сторожевка авылындагы бер катлы тулай торакта була. 47 яшьлек  хатын анда бүлмә арендалап торган. Низагка кергәч ул әйберләргә ут төртеп качкан.  Ялкын теле бөтен бинаны ялмап ала. 540 кв метрлы йортка газ кертелгән була, анда дүрт бүлмәдә 10 кеше яшәве мәгълүм.

Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан, алар  анда 45 яшьлек хатын-кыз калдыкларын тапканнар, аны экспертизага җибәргәннәр.

Хәзер хатынга карата “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр дә ул үтерү белән янап хөкем ителгән булган.


Фикер өстәү