Тагын 2 хатын-кыз хәмер белән агуланып үлгән

Бу юлы инде Самара өлкәсендә сидрдан агуланып үлү очраклары теркәлгән.

Тагын 2 кеше сидр эчемлеге корбанына әйләнгән. Моңа кадәр Ульяновск өлкәсендә әлеге эчемлектән 6 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.

Инде хәзер Самара өлкәсендә шундый очраклар булган. Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 4еннән 5 июньгә каршы төндә, мәгълүм булмаган матдәдән агулану сәбәпле, 2 хатын-кыз вафат булган. Алдагы көнне аларның Новокуйбышевск шәһәре кибетеннән сидр сатып алып эчүләре билгеләнгән.
Әлеге очрак буенча “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык белән ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, илнең ике төбәгендә агуланып үлүчеләрнең барысы да сидр эчемлеген кулланган. Гомумән, әлеге продукт 8 кешенең гомерен өзгән, тагын 6сы – авыр хәлдә.


Фикер өстәү