Ана белән баланың янгында һәлак булуы сәбәпле җинаять эше ачканнар

2 октябрь иртәсендә Башкортстанда 37 яшьлек ана һәм аның 11 айлык кызы янгында һәлак булган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта i-gazeta.com яза.

Исегезгә төшерәбез: янгын Зилаир районы Зилаир авылының Столичная урамында урнашкан өч фатирлы агач баракта чыккан. Коткаручылар янгын сүндерү барышында яшь ана белән күкрәк баласының мәетенә тап булган.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, “Саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү булырга мөмкин.


Фикер өстәү