Сәйдәшев музееның яңа җитәкчесе Айдар Әхмәдиев: «Максатыбыз – ишекләрне киң итеп ачу»

Сәйдәшев музее яшьләр кулына тапшырылды: җитәкче вазыйфасына яшь язучы Айдар Әхмәдиев билгеләнде. Җиде ел буе ябык торган музей ишекләре кайчан ачылыр? Яңа җитәкче нинди яңалыклар алып килер? Бу һәм башка сорауларны без Айдарның үзенә бирдек, татарның югалган музыка сәнгате, мирас һәм аны халыкка кайтару турында сөйләштек.

Яңа җитәкче

– Кем ул – Айдар Әхмәдиев? Ул музыка дөньясына ничек килеп эләкте?

– Мин – татар-рус мәктәбендәге татар сыйныфында укыган Казан баласы. Музыка, театр, гомумән, иҗат белән кечкенәдән кызыксынам. Татар музыкасына мәхәббәт «Шүрәле» балетын карагач уянды. Татар мохитендә үстем, музыкант булырга, опера язарга хыяллана идем. Килешәм, кечкенә малай өчен – бик сәер хыял бу. Үземне табу теләге мине Малайзиягә кадәр алып барып җиткерде. Алты ел читтә яшәгәннән соң, Казанга вакытлыча гына кайткан җиремнән кире китә алмадым. Башкала танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән иде. Мондагы мохит, татар мохите, вакыйга арты вакыйга мине таң калдырды. Һәм мин калдым. Театр дөньясына кереп киттем. Озак та үтми, композитор Миләүшә Хәйруллина белән «Кави-Сәрвәр» операсын язарга керештек. Өч-дүрт еллап тырышканнан соң, ниһаять, газиз «бала»бызны сәхнәгә күтәрдек.

– …һәм шул уңыштан соң сезне җитәкче вазыйфасына билгелиләр. Иҗатыгызга киртә куяр дип курыкмадыгызмы?

– Миңа бу вазыйфаны берничә кеше тәкъдим итеп карады. Башта, әйе, шулай булыр дип уйладым. Ләкин иҗат итү ул өстәл янына утырып язу гына түгел бит әле. Шул ук чаралар, проектлар әзерләү дә – иҗат.

 

Ябык ишекләр артындагы мирас

– Ниләр эшләргә өлгердегез?

 – Музейга күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә телибез. Шуңа да аларга кызыклы булган форматлардагы кичәләр оештырабыз. Фатирниклар, лекцияләр… Яшь композиторлар, музыкантлар өчен дә ачык буласыбыз килә. Үзләрен сынап карар өчен менә дигән мәйданчык бу.

– Бу чаралар барыбер ябык ишекләр артында уза. Ягъни музей әле дә ачылмады.

– Әлегә чаралар менә шушы бүлмәдә (музейның беренче катындагы музыкаль салон турында сүз бара. – Авт.) генә уза. Бина бик иске, реставрация булса да, хәл итәсе техник мәсьәләләр бар әле. Гади генә йорт түгел бит бу, шуңа да белгечләр белән киңәшеп эшләргә кирәк. Ләкин эш бара, кышка кадәр өлгерербез дип өметләнәм. Аның концепциясе яңадан төзелде. Хыялыбыз – Салих абый белән генә чикләнмичә, татар музыкасы мирасы турында сөйләү. Билгеле, музейда Салих Сәйдәшевка аерым урын биреләчәк. Ул иҗат иткән мемориаль бүлмәне – элекке Ак бүлмәне торгызырга ниятлибез. Композитор яшәгән чорда нәрсәнең кайда торганы билгеле, ул истәлекләрдә сакланган. Без шуларга таянып эшләргә, ул яшәгән мохитне тудырырга тырышабыз. Монда икенче хатыны бүләк иткән пианиносын алып керә алдык. Ул утырган урындык һәм башка кайбер җиһазлар сакланган. Ә башка бүлмәләрдә татар музыкасы тарихын чагылдырырга иде.

Татар музыкасы – үзенә күрә феномен бит ул. Башка милләтләрдә 200–400 ел дәвамында барган процессларны без бер гасыр эчендә барлап чыкканбыз. Билгеле, татар музыкасы тарихы исламга кадәр булган чорга ук барып тоташа. Ә узган гасырда барлыкка килгән профессиональ музыка башында Салих Сәйдәшевлар, Солтан Габәшиләр тора. Шул кыска гына вакыт дәвамында музыканың бөтен юнәлешләрен үзләштерә алганбыз. Кызганыч, бу җәһәттән халыкка хезмәт иткән бик күп шәхесләрнең исемнәре онытылган диярлек.

Элек безнең аш бүлмәсендә гел «Татарстан» радиосы яңгырый иде. Көн саен концертлар, опералардан өзекләр… Ул язмаларны хәзер табып та булмый. Ә бит ул безнең музыка «җәннәт»ебез булган!  Без аңа юлны югалттык кебек… Кире ачасы, бу байлыкны халыкка кайтарасы иде.

– Сер түгел, музейдагы озакка сузылган ремонт шактый шау-шу уятты. Ачылу вакыты да, сездән генә тормый торган сәбәпләр аркасында, әледәнәле күчеп тора. Бу авырлыклар сезне куркытмыймы?

– Ничек кенә булса да, яңа эшкә алыну гел куркыныч. Әмма адым ясамасаң, алга барып булмый. Барып чыгармы-юкмы, барысы да – Аллаһ Тәгалә кулында.

– Салих Сәйдәшевнең туганнары белән аралашасызмы?

– Ел саен Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» фестивале уза. Быелгы фестивальдә аның туганнары белән танышырга насыйп булды. Киләчәктә алар белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшлисе иде.

Бушлык

– Салих Сәйдәшевка бәйле экспонатлар турында әйттегез инде. Ә аның рухи мирасы, ягъни әсәрләре ни хәлдә? Алар ни дәрәҗәдә өйрәнелгән?

– Аның кулъязмалары музейда да, Камал театрында да, ИЯЛИдә дә саклана. Салих Сәйдәшев иҗаты буенча фәнни мәкаләләр дә юк түгел. Әмма болар барысы да билгеле бер даирә кешеләр өчен генә ачык. Мисал өчен, мин интернеттан аның көйләренең ноталарын эзли башласам, берни дә таба алмаячакмын. Кулъязма турында әйтмим дә, бастырылган вариант интернетта юк. Гомумән, бу – татар музыкасы өчен уртак проблема. Булган ноталарны туплап, бер электрон фонд ясыйсы иде. Ул – халык мирасы. Димәк, һәркемнең аны күрергә, файдаланырга хакы бар.

Шуңа игътибар итәм: музыка уку йортларында татар композиторларына урын бирелми диярлек. Мин аралашкан яшь музыкантлар арасында, без алар турында бөтенләй берни белмибез, диючеләр дә бар. Нинди зур бушлык, упкын! Безгә күпсанлы сорауларга җавап бирергә кирәк. Татар музыкасы нинди ул? Ни өчен мөһим? Аның үзенчәлеге нәрсәдә? Ни өчен без аның белән горурланырга, аны тыңларга тиеш?

– Гаҗәеп бай татар музыка сәнгатенә тиешле игътибар бирелмәүнең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

– Глобаль процессларның бер өлешедер бу. Сәяси факторлар да эзсез калмыйдыр. Күреп торабыз: без бер кечкенә генә халыкка әйләнәбез. Кая гына карама, интернет дисеңме, мәктәп системасымы – бар нәрсә рус телендә. Музыка өлкәсендә дә шулайрак. Безнең музыка сәнгатенә икенче сортлы әйбергә караган кебек карыйлар, музыка уку йортларында укучылар композиторларыбызны белми диярлек. Әйе, әйткәнемчә, татар музыкасы чагыштырмача яшь. Ләкин аның нинди контекстта барлыкка килүен белергә кирәк. Бәлки, шул ук Сәйдәшев әсәрләре дә гади кебек күренәдер. Ләкин аның катлаулылыгы – гадилегендә. Син аны бер утыруда уйнарсың, ләкин аның рухын, табигатен ача аласыңмы? Монысы – икенче мәсьәлә.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү