Алабугада янгында һәлак булган балалар саны арткан – югалган сабыйның мәетен тапканнар

Җинаять эше кузгатылган.

Инде хәбәр ителгәнчә, Алабугада ике катлы шәхси йортта янгын чыккан. Йорт хәрабәләрен чистартканда, 3 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Моңа кадәр 12 яшьлек кызның мәете табылуы турында язган идек.

Исегезгә төшерәбез: бу йортта күп балалы гаилә: ир белән хатын һәм аларның 4 баласы яшәгән.
15 мартта төнлә йортта янгын чыккан. Гаилә хуҗасы – 30 яшьлек ир-ат һәм аның 8 яшьлек улы янгында бик нык пешкән. Аларны хастаханәгә озатканнар. Ана кеше бер баласы белән каядыр киткән булган.

Тикшерү органнары “Саксызлык белән үлемгә китерү” һәм “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” статьялары буенча җинаять эше кузгаткан.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү