Татарстанда пилотсыз вертолетлар җитештерә башларга мөмкиннәр

Кытайның “Tsingaero Armaments” компаниясе Татарстанда пилотсыз вертолетлар җитештерә башларга мөмкин. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Җитештерү мәйданчыкларыбыз, Кытайдан тыш, дөньяның тагын бик күп илләрендә булыр дип өметләнәбез. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен иң элек Россияне сайлап алдык,” – дип белдергән “Tsingaero Armaments” идарәсе рәисе Ли Цзиньян һәм кунакчыллыгы өчен Татарстанга рәхмәт белдергән.

Компания дөньяда тәүге тапкыр пилотсыз вертолет эшләгән. Делегация Инвестицион үсеш агентлыгында очрашудан соң агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янына очрашуга киткән.

“Tsingaero Armaments” – Кытайның пилосыз вертолетлар уйлап табу һәм эшләү белән шөгыльләнүче компаниясе. Аның продукциясе асылда хәрби өлкәдә кулланыла.


Фикер өстәү