Алтын чебешләр. Кош-корт алу сезоны башлана

Чеби турында сөйләшергә иртәрәк әле, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Йомырка салып, бәбкә чыгара торган казлары, үз инкубаторлары булганнарның эшләре инде гөрли. Җылы урыннары булганнар шулай ук бер тәүлеклек сары йомгакларны сатып алырга әзерләнә. Бәяләр тешләсә дә, авыл халкы арасында кош-кортка ихтыяҗ зур.    

Бәяләр артты

Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, озак еллар чебиләр үстереп сату белән шөгыльләнүче Зөлфия Шәйхесламова әйтүенчә, халык чебиләрне күпләп, гадәттә, май аенда алырга керешә. Бер тәүлеклек бройлерларны исә 8 мартта ук ала башлыйлар.

– Кош сайлап алу – үзе бер һөнәр. Мин, мәсәлән, яхшы партия эзләп, әллә кайларга барам. Авылга машина белән килеп сатучылардан алырга үзем дә шикләнер идем. Чөнки чебиләрне ничек алып кайтканнар, күпме вакыт сусыз барганнар, чиста шартларда тотканнармы – белеп булмый. Шул арада да чебиләр чир ияртеп, яңа хуҗасы кулында кырыла башларга мөмкиннәр. Бер көнне тавык, икенче көнне шул ук читлеккә тәүлеклек чеби куярга да куркыныч. Нәтиҗәдә кошларның 30 проценты үләргә мөмкин. Ел саен төрле кешедән алганчы, бер намуслы сатучыны табу яхшырак, минемчә, – ди ул.

Хәзер чеби-бәбкәне инкубаторда чыгаручылар да күп. Җылы урыннары булганнар кош-кортларны теләсә кайсы ел фасылында асрый. Саба районында яшәүче Сәлахиевлар гаиләсенең инде менә ун ел тирәсе ел дәвамында яңа эшкәртелгән кош итеннән өзелгәннәре юк.

– Без тавык итен бик яратып кулланабыз, шуңа күрә ел дәвамында инкубатордан чеби чыгарып үстерәбез, – ди Фәнис Сәлахиев. – Соңгы вакытларда йомырканы Төркиядән кайтартабыз да үзебезнең инкубаторда чыгарабыз. Әлеге вакытта унсигез, кырык көнлек чебиләребез бар. Сатар өчен түгел, бары тик үзебез өчен генә тотабыз аларны.

Гаилә башлыгы йомырка бәяләренең кинәт артуын да әйтте. Әйтик, кышын бер йомырка 49 сум торган булса, хәзер аны 69 сумнан да арзанракка табып булмый икән.

– Чеби сезоны башланды, дип әйтергә була инде. Аларны 320–380 сумга саталар.  Һәркем чебине үз тәҗрибәсеннән чыгып үстерә. Без аларга йомыркадан чыгуга, өч көн дәвамында баллы су эчертәбез. 16 көнгә кадәр – бер төрле, аннан соң 34 көнгә кадәр башка төрле катнаш азык бирәбез. Шуннан соң бодай ярмасын кушабыз. Чебигә коры ризык кына ашатырга кирәк. Эремчек ашату да файдалы, ул протеинны күтәреп җибәрә. Чеби үстергәндә иң төп факторлар – яхшы нәсел, җылы, коры чиста урын.

Алабуга районында яшәүче Гөлсем Абдуллинаның бик тә нык мәшәкатьле чоры: ике йөзләп казы йомырка сала башлаган.

– Узган ел гыйнварда утырганнар иде, быел суыклар нәтиҗәсе булдымы, соңладылар. Февраль урталарында гына йомырка сала башладылар. Шуларны җыеп алып, унбиш көн эчендә инкубаторга куябыз. Анысының да температурасын, дымлылыгын гел карап, күзәтеп торырга кирәк. Каз бәбкәсе – 30, тавык – 21, үрдәк 36 көннән соң чыга. Аларның һәркайсын бала тәрбияләгәндәй карарга кирәк, тик барыннан да бигрәк күркә бәбкәсе нәзберек. Чыкканнан соң аны бик сакларга кирәк. Җил дә, суык та ярамый. Ә аслары барысыныкының да гел коры булырга тиеш. Кошлар чисталык ярата. Аслары юеш, пычрак булса, алар ятмый да. Кычкырып тик йөриләр. Шуңа күрә йомычка чүбен әледән-әле алыштырып торабыз, кызыл лампалар кабызабыз. Алларыннан чиста суны өзмибез, – ди ул.

Чыгарган чебиләрен халыкка саталар. Дөрес, кешеләр беренче партиядән чыккан кош-кортны алырга ашыкмый әле, бәбкәләр артыннан гадәттә май башларында гына киләләр, ди.

– Әлегә бездән бәбкәләрне теплица тотучылар гына алып китә. Самара өлкәсеннән кадәр килеп алалар. Калганнарын үстереп сатабыз. Кемдер – ике атналыкны, кемдер бер айлыкны сорый. Тик соңгы елларда бер айлык казларга ихтыяҗ күпкә зуррак. Үсеп җиткәннәрне генә алучылар да күп. Чөнки хәзер кешеләр мал тотмый, җылы урыннары юк, – ди Гөлсем ханым.

Ул әлегә чеби бәяләренең билгеле булмавын, тик артуын әйтте. Бу логистикага да, йомыркаларның сыйфатына да бәйле, ди.

– Күп кенә фермерлар читтән кайтарылган йомыркаларның чыгышы начар булуга зарлана. Үзебезнең казлар салганы гына җитмәгәч, йомыркаларны сатып та алабыз. Узган ел кайтарткан йомыркаларның яртысы ватык иде, бер токым дип алып, бөтенләй башка булып чыкты, – диде ул.

Исемен күрсәтергә теләмәгән алыпсатар ханым да быел кош-корт бәяләренең бик артуын әйтте.

– Ләкин барыбер халык күпләп ала, чөнки күпләр олы терлек асрамый, ә кош-кортның мәшәкате азрак, – диде ул. – Язын, көзен кызыл һәм ак тавыклар сатабыз. Сату сезоны инде башланды. Бүген мин дүрт айлык кызыл тавыкны 420 сумга сатам.

Кара итле тавыклар

Без балачактан ук күреп ияләшкән, урам тутырып сибелешкән сары йомгаклардан тыш, соңгы елларда төрле төсле чебешләр, экзотик кош-корт үрчетүчеләр дә артты. Әйтик, Казанның бер бистәсендә яшәүче Лилия Дмитриева хуҗалыгында нинди генә кош-корт юк: тавык, бытбылдык, көртлек, күркә, фазан, үрдәк, каз, тәвә кошы. Хәтта экзотик токымлы эмо дигән кошы да бар.

Барлык чебешләрне үзебезнең инкубаторда чыгарабыз. Әлеге көндә йомырка сала торган тавык, бытбылдык йомыркаларын куйдым. Казан янындагы бистәләрдә яшәүчеләр дә йомырка сала торган тавыклар, бройлерлар тоталар, чөнки күпләр хәзер сәламәт туклану, сәламәт азык-төлек белән кызыксына. Үзең үстергән, үзең җитештергән һәрвакыт ышанычлы бит. Ә кош-кортларның артык мәшәкате юк, уңайлы урын гына булсын, – ди ул.

Экзотик токымнар белән мавыкса да, Лилия хуҗалыкта ит, йомырка өчен элеккеге, бар кеше дә белгән, безнең табигать шартларына җайлашкан токымнарны («Кучинская юбилейная»,  «Адлерская серебристая», «Пушкинская», «Голошейная») алырга киңәш итә.

– Хәзер төрле төстәге йомыркалар бик популяр, – ди ул. – Алар шоколад, яшел, алсу, зәңгәрсу төсләрдә була. Моннан тыш, кара итле тавыклар да бар. Аларның барлык эчке әгъзалары, тире, сөяк, итләре кап-кара. Андый тавыклар миндә дә бар иде.

Лилия киләчәктә агротуризм юнәлешендә моңа кадәр Россиядә булмаган «Инкубация йомыркасы музее» эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ул әлеге проектын «Фермерлар мәктәбен»дә тәкъдим иткән.

– Россельхозбанк проекты «Фермерлар мәктәбе»нең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Узган ел 100 мең сум акча бирделәр. Анда укып чыккач, кошчылыкка карашым үзгәрде, күп нәрсәләргә башкача карый башладым. Документлар белән эшләргә дә өйрәттеләр. Хыялымдагы музей төрле яшьтәге кешеләрне бер урынга җыярга ярдәм итәр иде. Монда без беренче инкубаторлар барлыкка килү тарихын, йомырка һәм кош-корт төзелешен өйрәнәчәкбез, балалар өчен экскурсия, фотосессияләр оештырачакбыз. Зурларга исә колбаса, сыр ясау буенча мастер-класслар уздырырга ниятлибез. Проектыбыз белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да кызыксындылар, – ди Лилия Дмитриева.

Кош-корт сатып алганда ничек алданмаска?

Беренчесе һәм иң мөһиме – авылларга кош-корт китереп сатучылардан ветеринария белешмәләрен сорау. Бер дә булмаганда, машина номерын язып алсагыз яки фотога төшереп калсагыз да ярый. Кош сатучыларда мондый документ һичшиксез булырга тиеш. Күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, законга каршы килеп эшлиләр. Кош-кортларның уртача базар бәясеннән түбәнрәк булулары да күңелдә шик уятырга тиеш. Карантин кертелгән төбәкләрдә хаклар күпкә арзанрак була.

Белгеч фикере

Ралинә Бәширова, фермер:

Бер тәүлеклек чеби алу отышлымы, әллә бераз үскәннеме?

– Күпләп алганда, бер тәүлеклек чеби алу отышлырак. Эре хуҗалыкларның күпчелеге шулай үстерә, чөнки алар 30 көннән соң ул чебине сата. Бик сирәкләре генә ике ай үстереп, иткә әзерли. Ә казларның бер айлыкларын алырга киңәш итәм, чөнки алар – авыруларга тизрәк бирешә торган кош.

–– Бройлерны ничек тәрбияләргә кирәк? Ул нәрсә ярата?

– Бройлерга махсус алар өчен җитештерелгән катнаш ризык бирергә кирәк. Аның составында чебигә үсәр өчен нәрсә кирәк, барысы да бар: витаминнар, борчак, көнбагыш мае, акбур һәм башкалар. Чебинең яшенә карап, аларның составлары аерыла. Төрле үсеш этабында «старт», «предстарт», «рост», «финиш» дигәнне карап алырга кирәк. Чебиләр бер айга кадәр катнаш ризык ашый, күп су эчә. Аннан соң рационнарына мөмкин кадәр күбрәк яшел үлән, кычыткан бирсәң яхшы. Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә: ул – чисталык. Чебиләрнең асты һәрвакыт коры, чиста булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, алларыннан суны өзмәү кирәк. Моннан тыш, бройлер чебиләрне ишегалдына кызыл тавык кебек чыгарып җибәрергә ярамый. Андый бройлерлар ябык була. Алар өчен махсус челтәр белән уратылган, артык чабып йөрмәслек урын яхшы. Чебиләрнең тере килеш авырлыгы 3,8–4,5 килограммга кадәр булса яхшы. 5 килограммнан арткан кошларның ите каты була. Тәме дә яшь чебинеке кебек тәмле булмый.


Фикер өстәү