17 март көнне «ТНВ» каналында 12 сәгатьлек телемарафон узачак

Сайлауның өченче көнендә «ТНВ» каналында «Гаилә белән сайлауга» дип исемләнгән телемарафон узачак. Ул 12 сәгать дәвам итәчәк.

Анда республиканың танылган гаиләләре, медиа-шәхесләр, татар эстрадасы «йолдыз»лары катнашачак. Моннан тыш телемарафон кысаларында «Яңалыклар» тапшыруының махсус чыгарылышы да күрсәтеләчәк. Телевизор караучылар игътибарына сайлау участогыннан репортаж, тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, мәдәни чаралардан трансляцияләр күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү