17 яшьлек егет буада боз астына төшеп киткән кызны коткарган

Бу хәл шәһәрнең Дзержинск районында булган.

Волгоградның Дзержинск шәһәрендә 17 яшьлек студент буада боз астына төшеп киткән кызны коткарган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Егет әйтүенчә, ул көллияттән өенә кайтып барганда, бер кызның бозлы судан чыга алмыйча чәпәләнеп ятуын күреп алган. Кыз, елый-елый, ярдәмгә чакырган. Яр буенда тагын берничә студент юка бозга керергә җөрьәт итмичә басып торган.
Егет, ике дә уйламастан, кызга ярдәмгә ташланган. Аны кулыннан эләктереп алган да яр буена тартып чыгарган. Студент әйтүенчә, коткарылган кызга 14-15 яшьләр тирәсе.


Фикер өстәү