Көтеп алган бәхет. «ЭКОдан куркырга кирәкми»

Бүген Татарстандагы һәр бишенче гаиләдә хатын-кыз табигый юл белән йөккә уза алмый интегә. Республикада гына түгел, ил күләмендә шул ук хәл. Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы ун елда Россиядә бала алып кайта алмаучы хатын-кызлар саны – өч, ир-атлар ике тапкыр арткан. Сабыр канатларын сындырмыйча, нарасыен сөяр көн җитәсенә өмет өзмәгән мондый гаиләләргә замана медицинасы ЭКО (хатын-кызны ясалма орлыкландыру) ысулын тәкъдим итә. Аннан ничек файдаланырга? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга ачыклык кертте.

Кичектерәсе түгел

Бала алып кайтуны иртәгегә калдырмаска! КФУ Университет клиникасындагы акушерлык бүлегенең 1 нче категорияле акушер-гинекологы Резедә Шәрипова баласызлыкны кисәтүне шуннан башларга кирәк дип саный.

– Әти-әни була алмыйча азапланган парлар артканга аптырый торган түгел. Соңгы елларда карьераны беренче урынга куеп, гаиләле, балалы булуын соңрак кайгырту модага әверелде бит. Ә табигатьне алдап булмый. Яшь барган саен кешенең бала алып кайту сәләте кими бара. Кече таз органнарында ялкынсыну да ешрак күзәтелә башлый. Бу, үз чиратында, шулай ук балага узуга комачаулый. Вакытында сау-сәламәт бала алып кайту өчен хатын-кыз да, ир-ат та җенси юл белән күчкән авырулардан сакланырга, аларны вакытында һәм ахыргача дәвалап бетерергә, даими рәвештә табибка күренеп торырга тиеш, – ди белгеч.

Кыен хәлдә калган парларга ЭКО ысулы ярдәмгә килә. Бүген Татарстанда ЭКОны җиде клиникада ясатып була. Әмма бу хезмәт шактый кыйммәткә төшә. Хаклары 180 мең сумнан башлана. Тик 2013 елдан аны Россиядә яшәүче һәр хатын-кыз бушлай ясата ала. Хөкүмәтнең 2012 елның 22 октябрь карары нигезендә ЭКО мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) программалары исемлегенә кертелгән. ОМС полисы буенча бушлай ЭКО ясатуга юллама алу өчен бик озак тикшеренергә туры киләчәк. Аның нәтиҗәләре медицина картасында теркәлеп барырга тиеш. Бушлай ЭКО узуга квота алганнан соң, хатын-кыз кайсы клиникада дәваланачагын үзе сайлый ала. Квота нигезендә билгеләнгән акча да шушы оешмага күчереләчәк.

Өмет өзелми

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 2,5 мең пар ЭКО ясатырга чират көтә. Үз сәгатең җиткәнче ярты ел – бер ел чамасы көтәргә туры килә, ди белгечләр. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: бу ысул белән әни булырга хыялланган хатын-кызларның 35–40 проценты гына беренче тапкырдан ук йөккә уза икән. Калганнарына исә ЭКО ысулын ике-өч, хәтта дүрт тапкыр да кабатларга туры килә.

Казанда яшәүче 31 яшьлек  Алинә Хәсәнова (исем-фамилиясе үзгәртелде. – Авт.) да шундыйлардан.

– ЭКО ысулын өч тапкыр кулланып карадык инде – нәтиҗәсе генә юк, – дип башлады ул сүзен. – Өченче тапкырдан да балага уза алмавымның сәбәбен табиблар да төгәл генә аңлата алмый. Икенче ЭКОдан соң ирем белән туры килү-килмәвебезне дә, иммунитетымны да, геннарны да яхшылап тикшерттем. Өченче тапкыр ЭКО ясаткач, һичшиксез, йөккә узачакмын дип өметләндем. Мин көткәнчә генә булмады. Болар бит берсе дә бушка эшләнми. Балага уза алмый йөрүемә биш ел була. Соңгы бер ел эчендә ЭКО һәм төрле анализларга якынча 200 мең сум акча сарыф иттем. ЭКОны бушлай ясату өчен чиратта тагын бер ел торасым бар әле.

Алинә интернеттагы махсус форумнарда үзе кебек язмышка дучар булган хатын-кызлар белән даими аралашып тора икән. «Аларның тарихларын укыйм да күңелдә кабат өмет чаткысы уяна. 6–7 тапкыр ЭКО ясатканнан соң гына йөккә узучылар да бар», – ди ул.

Лениногорск районында яшәүче Марина Князьеваның язмышы да Алинәнекенә  охшаш. Тик, аннан аермалы буларак, бүген берсеннән-берсе матур игезәк кыз балалар үстерә ул. «Биш ел балага уза алмый тилмергәч, ЭКО ысулын кулланып карарга булдык. Бәхеткә, беренче тапкырдан ук йөккә уздым. Ике бала анасы булуыма әле бүген дә тулысынча ышанып бетә алмыйм», – ди бәхетле ана.

«ЭКОдан куркырга кирәкми»

Бер тапкыр ЭКО белән әни булган хатын-кыз икенче баласын табигый юл белән алып кайта аламы? Гормональ дарулардан курку урынлымы? Әлеге сораулар белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабировага мөрәҗәгать иттек.

– Фирая Маратовна, бала алып кайта алмаучылар саны ни сәбәпле арта?

– Кызганыч, әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм парлар саны елдан-ел арта бара. Хәзер ил күләмендә аларның саны 15–17 процент тәшкил итә. Үзеннән соң нәсел калдырырга сәләтсез ир-атлар саны хатын-кызларга караганда да күбрәк. Чагыштыру өчен: моннан егерме еллап элек ир-атлар арасында андыйлар саны 15 процент булса, хәзер бу сан 30 процент тәшкил итә. Моңа ир-атның яшәү рәвеше дә, экология, стресс, инфекцияле авырулар да йогынты ясый. Шул ук вакытта хәзерге яшьләр үз сәламәтлегенә игътибарлырак. Элегрәк баласызлыктан интеккән парлар, мәсьәләнең үзеннән-үзе хәл ителүен көтеп, еллар буе йөрсә, хәзерге яшьләр гаилә корып берничә ай үтүгә йөккә уза алмасалар, шундук табибка мөрәҗәгать итә. Бу бик дөрес. Ник дигәндә, табибка никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәң, баласызлыкка китергән сәбәпләрне дә шулкадәр тизрәк юкка чыгарырга мөмкин.

– ЭКОдан куркырга кирәкме?

– ЭКО алымын уйлап табуларына ярты гасыр вакыт узды. Шул вакыт эчендә дөньяда әлеге юл белән 6 миллионнан артык бала дөньяга аваз салган. Шуңа да карамастан, халыкта әле дә булса ЭКОга бәйле уйдырмалар яши. Аңа шикләнеп карыйлар. Пробиркадан туган бала зәгыйфьрәк була, үсеш ягыннан калыша, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, билгеле. ЭКО ысулы белән туган балаларның яшьтәшләре белән бер үк дәрәҗәдә сәламәт булуы күпсанлы тикшеренүләр нигезендә расланган. Бу балалар башкалардан иркәрәк булуы белән генә аерыла ала (көлә). Шундый катлаулы юл белән бала сөю бәхетенә ирешкән ата-ана сабыйга назын кызганмаячак, билгеле.

– ЭКО вакытында хатын-кыз гормональ дарулар аркасында симерә, аннары ябыга алмаячак, дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә…

– Дөрестән дә, ЭКО вакытында хатын-кызга бик күп гормональ дарулар эчәргә туры килә. Әмма алар табиб билгеләве буенча, тиешле күләмдә генә бирелә. Шуңа күрә хатын-кыз организмына аның бернинди тискәре йогынтысы да юк. Монда икенче мәсьәлә борчу уята. Соңгы елларда ЭКОны олыгаеп кына бала алып кайтырга теләгән хатын-кызлар да күпләп ясата башлады. Андый яшьтә организм таушала башлый, хатын-кыз әле бер, әле икенче авырудан интегә бит. Әни булырга әзерләнгәндә исә алар тагын да көчәергә мөмкин.

– Беренче баласын ЭКО белән тапкан хатын-кыз икенче баласын табигый юл белән алып кайта аламы?

– Соңгы елларда репродуктив психология дигән күренеш пәйда булды. Белгечләр баласызлыкка китергән психологик сәбәпләрне дә өйрәнә. Беренче тапкыр ЭКО ысулы белән әни булган хатын-кыз еш кына икенче баласын табигый юл белән таба. Ник дигәндә, бер тапкыр әни булгач, аның үз-үзенә ышанычы арта, психологик блок юкка чыга.

 

ЭКО ярдәмендә йөккә узарга җыенган хатын-кызга киңәшләр:

– Иң элек психик һәм физик талчыгулардан сакланыгыз.

– Диета тоту да комачауламас. Әни булырга теләүчеләргә туклану рационыннан майлы, кыздырылган, әче, тозлы, ысланган ризыклар белән алкогольле эчемлекләрне сызып атарга туры киләчәк. Ник дигәндә, артык авырлыктан тилмергән хатын-кызларга йөккә узуы да, корсак күтәрүе дә кыенрак.

– ЭКОга керешергә 1–3 ай кала мунча, саунада парланып утыру киңәш ителми.

– Тәмәке тарту да йөккә узу ихтималын киметәчәк.

 

ЭКО турында 3 уйдырма

  1. ЭКО – 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә уйлап табылган программа. ЭКО алымы табигый юл белән йөккә уза алмаган теләсә кайсы хатын-кызга тәкъдим ителә ала. Шуңа күрә әлеге ысул ярдәмендә, әйтик, 25 яшьтә дә йөккә узып була.
  2. ЭКОдан соң игезәк яки өч игез бала гына туа. Бу программа нигезендә туган балалар арасында игезәкләр дә, өч игез балалар да күп. Тик болай эшләгәндә фәкать игезәкләр генә туа икән дип уйлаучылар ялгыша. Ник дигәндә, һәр илдә хатын-кыз аналыгына җибәрелгән эмбрионнар санын чикләүче закон бар. Әйтик, Швециядә аналыкка ике генә эмбрион күчерү рөхсәт ителә. Франциядә исә бу сан өчтән артмый. Россиядә дә аналыкка җибәрелгән эмбрионнар саны өчтән артмаска тиеш. Аларның өчесе дә яралырга яки берсе генә исән калырга мөмкин. Кайбер очракларда аналыкка җибәрелгән эмбрионнарның өчесе дә «үлә».
  3. ЭКОдан соң баланы кесарев кисеме белән генә табарга мөмкин. Табигый юл белән йөккә узган хатын-кызның баласын да еш кына операция ярдәмендә алалар. Шуңа ЭКОны кесарев кисеме белән генә бәйләп карау дөрес түгел. Баланы ни рәвешле табасын табиб үзе билгели. Монда хатын-кызның сәламәтлеге дә, яше дә исәпкә алына.

 


Фикер өстәү