Рөстәм Закиров: «Быел ураза тотмаска булдым. Үзенең сәбәпләре бар…»

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

– Күңелдә күптән яз инде. Төрле чараларга йөреп торам. Быел ураза тотмаска булдым. Үзенең сәбәпләре бар. Моңа кадәр калдырмый идем. Гаиләмдә тынычлык. Люция белән матур гына яшәп ятабыз. Балалар үзләренчә инде хәзер. Айрат, өч айга килешү төзеп, Согуд Гарәбстанына күчте. Әлегә шунда саксофонист булып эшли. Миләүшә җырчы Ришат Төхфәтуллин концертларында чыгыш ясый башлады. Әле менә күптән түгел өчебез бергә «Балалы солянка»да катнаштык. Бөтен җаным-тәнем белән 13 апрельдә «Чулпан» мәдәният йортында узачак концертыма әзерләнәм. Анда Люция белән Миләүшә дә катнаша. «Пошалым чаналары»нда җиңгән берничә кеше дә чыгыш ясаячак. Быел бәйгенең географиясен киңәйттек бит. Сабадан да, Балтачтан да катнаштылар. Бик талантлы кешеләр бар. Киләсе бәйгедә кукмаралыларны да катнаштырырга дип торабыз. Талантлылар ел да табылып тора. Бу безне бик сөендерә.


Фикер өстәү