5 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә, Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. XXI гасыр башында дөньяда экологик халәт кискен начарлана башлый. Шуңа да төп мәсьәлә – әйләнә-тирә мохитне саклау хакына табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.

Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27 нче сессиясендә гамәлгә керә.

Россия полициясе оешу көне

5 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының истәлекле датасы – Россия полициясе оешу көне билгеләп үтелә. 2023 елда бу вакыйганың 305 еллыгы билгеләп үтелә. Бу датаны Петр I тарафыннан Санкт-Петербургта генерал-полицмейстер вазыйфасы кертү белән бәйлиләр.

 

Мөһим декларация

1945 елның 5 июнендә Берлинда маршал Жуков, Эйзенхауэр, Монтгомери һәм Латр де Тассиньи Германиянең җиңелүе турында декларация имзалыйлар. Югары хакимият СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция хөкүмәтенә күчә. Декларация нигезендә, Германия хәрби гамәлләрне тулысынча туктата, коралларны тапшыра, нацист лидерларын һәм хәрби җинаятьчеләрне бирә һәм хәрби әсирләрне кайтара.

Тимер юл вокзалы

1893 елның 5 июнендә Казанда тимер юл вокзалы һәм даими станция төзелә башлый. Төп бинаның проекты авторы архитектор Генрих Руш була. 1992 елда янгын төп бинаны юкка чыгарган диярлек.  Әмма ул торгызыла һәм көтү залы тагын да зурая. Моннан тыш, вокзал янындагы мәйданда автостоянка һәм җир асты юлы барлыкка килә.

Зур янгын

1919 елның 5 июнендә Казанда шәһәр театры янып бетә. Бинада даими рәвештә митинглар һәм җыелышлар үткәрелә. Гадәти чүп-чар, тәмәке тарту аркасында зур янгын чыккан дигән нәтиҗәгә киләләр. Су үткәргечләр дә сафтан чыгарылган, шуңа күрә янгынны сүндерә алмыйлар. Янгын театрның зур китапханәсен, меңләгән театр костюмнарын һәм декорацияләрне юк итә. Шулай ук театр әһелләренең йортын да бетерә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү