Халыкара балаларны яклау көне
Бәйрәм 1925 елда Женевада балалар иминлеге мәсьәләләренә багышланган Бөтендөнья конференциясендә гамәлгә куела. Ни өчен бу дата сайлаyганга берничә версия бар. Шуларның берсе – 1925 елның 1 июнендә Кытайның Сан-Францискодагы генераль консулы ятим балалары өчен Дуань-у цзе бәйрәмен (Дракон фестивале) оештыра. Шул ук көнне Женевада «балалар» конференциясе дә уза. Һәрхәлдә, бүгенге бәйрәм дөньяның күпчелек илләрендә киң бәйрәм ителә.
Бөтендөнья ата-аналар көне
Бөтендөнья ата-аналар көне (Global Day of Parents) БМО Генераль Ассамблеясенең 2012 елның сентябрендә 66 нчы сессиясендә игълан ителә, һәм, 2013 елдан башлап, ул ел саен җәйнең беренче көнендә — 1 июньдә билгеләп үтелә.
Россия Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты көне
Бу көн Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты башкомандующиеның 1996 елның 15 июлендәге боерыгы белән билгеләнә. Флотның төп базасы булып Североморск шәһәре тора. 1 июньдә барлык Төньяк флот берләшмәләрендә – тантаналы митинглар, ә корабларда Хәрби-диңгез флагының тантаналы күтәрелеше уза.
Хәрби-транспорт авиациясе көне
1 июньдә Россия Федерациясе Хәрби-транспорт авиациясенең очучылары һәм хезмәт күрсәтүче персоналы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген Хәрби-транспорт авиациясе Россиянең һава-космик көчләре составына керә.
Нобель премиясе
1965 елның 1 июнендә Михаил Шолохов «Тын Дон» әсәре өчен әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен ала. Шолохов – СССР җитәкчелеге ризалыгы белән әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен алган бердәнбер совет язучысы. 1965 елда язучыны унберенче тапкыр премиягә тәкъдим иткәннәр.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде