Мирасны ничек бүләргә?

Ирем үлгәнгә 6 ай булды. Бергә яшәгәндә йорт төзеп чыккан идек. Ул аның исемендә иде. Хәзер менә туганнары иремнең өлешен сорый. Уйлап утырам әле: 32 ел бергә яшәп, бергә йорт салып, урамда калмаммы? Мирас ничек бүленә?

Кәнифә Латыйпова. Лаеш районы

 

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Мирас алу өчен, нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нотариус мирас эшен ача. Гомуми кагыйдә буенча мирас алу вакыты – 6 ай. Әгәр васыять төзелмәгән булса, мирас алу чират буенча закон нигезендә бара. Закон буенча, беренче чираттагы варисы булып, балалар, тормыш иптәше һәм әти-әнисе тора. Йорт уртак милек булып саналса, димәк, аның 1/2 өлеше хатыныныкы. Шулай итеп, үлгән кешенең йортның калган 1⁄2 өлеше генә мирас итеп алынырга тиеш. Бу өлеш беренче чираттагы варислар арасында тигез итеп бүленәчәк. Мәсәлән, ике бала булса, һәр бала 1/6 өлеш алачак. Нәтиҗәдә, хатынның өлеше 2/3, балаларның өлеше 1/6 булачак.

 

Фото: tut-magaz.ru


Фикер өстәү