Риман Гыйлемханов: «Турыдан-туры аңларга ярамый, тик барыбер шикләндерә»

Соңгы вакытларда китапханәләргә очрашуларга чакыра башладылар. Баксаң, мин танылган шәхес икән бит, шуны да белми йөргәнием, вәт җүләр! Әле мин тагын бер нәрсәне белмәгәнмен, дөресрәге ул хакта уйламый йөргәнмен. Китапханә минем өчен китап яздырып алу урыны гына булган икән. Инде менә Казанның Үзәк китапханәсендә һәм Түбән Каманың Тукай исемендәге китапханәсендәге очрашулардан соң фикерләр үзгәрде, үземә яңа бер дөнья ачтым шикелле.

Китапның бәясе төшеп барган бу заманда «белем чишмәсе»нә булган мәхәббәтем тагын да көчәйде. Түбән Кама егете, халык шагыйре Разил Вәлиевнең әйткәннәре искә төшеп китте әле. Казанда Милли китапханәдә эшләгән чагы иде. «Риман дус, менә монда, китап киштәләре арасында йөргәндә кайвакыт үземне бер тузан  бөртеге, ниндидер кечкенә генә бөҗәк төсле хис итәм. Монда бит күпме кешелек акылы тупланган!» – дигәнрәк сүзләр әйткән иде ул. Инде менә хәзер уйлап утырам: китапханәдә дә китапка, кешелек акылына мөкиббән китүчеләр генә, бу акыл-гыйлемне алдагы буыннарга тапшырырга омтылучылар гына эшли аладыр.

Тукай исемендәге китапханәдә узган очрашуны шәһәрнең Кол Гали исемендәге Милли китапханә хезмәткәрләре оештырган иде. Мине очрашуга чакыручы да шул китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина иде. Хезмәттәшләре аны «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр икән. Айгөл Гәрәева: «Ышанасызмы, юкмы, Гүзәлия апаны төнлә уятып сорасаң да, кайсы китапның кайсы киштәдә ничәнче булып торуын әйтеп бирәчәк», – ди.

Ялгышмасам, Федор Достоевский китап укудан туктаган кеше уйлаудан туктый дигән фикер әйткән. Бу сүзләр күңелгә еш килә һәм сискәнеп тә куям. Китап укучылар кимегән саен уйлаучылар, фикер йөртүчеләр саны да кимер һәм уйлый белү сәләте белән хайваннардан аерылган адәм баласы соң чиктә кемгә әйләнер икән дип куркам. Әлбәттә, Федор Михайлович әйткәннәрне турыдан-туры аңларга ярамый, тик барыбер шикләндерә. Элек китапханәләрдә китапка чират иде, иң яхшы әсәрләр кулдан-кулга күчеп укылганга чиратка языла идек без. Бүген андый кытлык юк. Тик китапханәче кызлар бу дөньяда Китап дигән олы хәзинә бары онытылмасын өчен җаннарын ярып бирергә риза. Нинди генә чаралар үткәрмиләр алар монда! Исәпләсәң, исең китәрлек. Кайберләрен генә әйтим. Монда һәр елны Түбән Камада туган яисә яшәп киткән шәхескә багышлыйлар икән. Мәсәлән, 2021 ел шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителгән, ә 2021 ел – халык шагыйре Разил Вәлиев елы булган. Әлеге шәхесләргә багышланган «Түгәрәк өстәл», видеоконференцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр ел буе барган. Башка районнар да үз шәхесләрен шулай олыласа, милли мәдәнияткә, әдәбиятка һәм, әлбәттә, инде китапка мәхәббәт сүрелмәс иде.

Әйткәнемчә, хәзер китапны чират торып алу юк, китапханәгә йөрүчеләр саны кимегән. Ә китапханәче кызлар нишли? «Мөхәммәт тауга бармаса, тау үзе Мөхәммәткә килә» дигәндәй, китапханәче кызлар үзләре халыкка бара: балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, клубларда очрашулар оештыралар.

Әйтүләренчә, Тукай исемендәге Үзәк китапханә фондында 47 мең данә китап бар, 23 газета, 81 журнал алдыралар икән. Китапханәдә укучылар саны 10 меңнән артык, диләр. «Ватаным Татарстан» газетасын үз иткәннәр бик күп. Очрашуга килгәннәрнең яхшы газета чыгарган өчен рәхмәт әйтеп кулымны кысуларына күңел тулды. Әй, елак та инде үзем. Аларга үземнең китапларымны бүләк итеп калдырдым.

Туфан ага Миңнуллин искә төште әле. Туган көннәремдә ул миңа һәрвакыт китап тоттыра иде дә: «Энем, мин китапны иң зур бүләк саныйм», – дип әйтеп куя иде. Бу, бер карашка гади генә тоелган сүзләрнең мәгънәсе еллар узган саен тирәнәя бара кебек. Чөнки үз әсәрләрендә һәр язучы үзе турында яза. Димәк, китап бүләк иткәндә ул кешегә күңел хәзинәсеннән өлеш чыгара, иң мөкатдәс хисләре белән уртаклаша. Иҗат әһелләре белән очрашулар да шул ук җөмләдән дип уйлыйм. Син халыкка күңелеңне  ачып саласың, алар сиңа шуның белән үк җавап бирә.

Ә китапханәләр минем өчен милли хәзинәләрне саклаучы изге урын һәм бу хәзинәне саклап, баетып торучыларга ничек рәхмәтләр укымыйсың инде! Түбән Кама кызлары үзләре дә бер хәзинә кебек тоелды.

 


Фикер өстәү