«Тәгәрмәчле» китапханә. Китап укучының өенә үзе килә

Китапханәләре булмаган кечкенә авылларга рухи байлыкны күчмә китапханә китерә. «ВТ» хәбәрчесе Балык Бистәсе районында китапханәче булып эшләүче Гөлсинә Сәлахиева белән авыл урамнары буйлап йөреп, абунәчеләрнең китапка мөнәсәбәтен белеште.

Әйләнә китап, әйләнә

Күчмә китапханә ул – китапханә булмаган җирлекләргә хезмәт күрсәтү. Аны булдыруны, китапханәчегә юл хакын түләүне районнар үзләре хәл итә.  Күчмә китапханәләр райондагы үзәкләштерелгән китапханә системасына буйсына. Күбесе клуб бинасында урнашкан. Китапханәче  атнага 1–2 мәртәбә билгеле сәгатькә генә килеп китә. Килә алмаучы әби-бабайларга, авыруларга исә китап, газета-журналларны өйләренә илтәләр. Шәһәрләрдә бу хезмәтне  мобиль микроавтобуслар күрсәтә. Әйтик, Казанда «Библиобус» дигән күчмә комплекс бар. Китап тарату белән башкалада 6 китапханә шөгыльләнә.

Гөлсинә Сәлахиева Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, инде 36 ел Яңа Сала авылы китапханәсендә эшли. Шул ук вакытта Яңавыл һәм Чаллыбаш авылларындагы күчмә китапханәләрдә дә хезмәт күрсәтә. Алар клуб бинасында урнашкан. Анда китапханәче хат ташучы кебек кадерле. Гөлсинә апа атнага бер тапкыр билгеле сәгатьләрдә килә. Яңа китаплар тәкъдим итә, төрле чаралар уздыра. Яңавылдагы китапханәне сентябрь аенда сүткәннәр. Кыска вакыт эчендә иганәче ярдәме белән яңасы төзелгән. Тиздән ачылыр дип көтәләр.

– Китап кирәк булса, әллә каян эзләп йөрмиләр. Миңа шалтыратып: «Безгә фәлән китап кирәк, шуны алып кил әле», – диләр. Газета-журналлар да китерәм, – ди юлдашым. – Авылларның картаюы китап укуны сүлпәнәйтә. Кечкенә авылларның кайберләрендә кибет, клуб, башка социаль объектлар  юк. Өлкәннәрнең күбесе – өйдә. Гел телевизор гына да карыйсы килми. Шуңа күрә китап укып юаналар. Аларга аралашу җитми. Башта хәлләрен белешәм. Аннан укыган әсәрләре, газета-журналлары турында фикерләр алышабыз. Эшебез шундыйрак. Өч авылга 430дан артык китап укучы бар. Шуның 100е күчмә китапханәдә укыса, 50сенең өенә илтәбез.

Яшерми: баштарак авыл буйлап, җәяү китап күтәреп йөрү кыенга туры килгән. Хәзер ул үзе – рульдә. Китапларны төйи дә «күчмә китапханә»гә чыгып китә. Гөлсинә апа белән башта төп китапханәдә исемлек буенча китапларны барладык. Ул инде һәр укучысының зәвыгын белә. Әйтик, Фәрит Сафин тарихи романнар яратса, Рәшидә Шәйхетдиновага гыйбрәтле язмышлар кирәк. Ә менә кечкенә Сәйдәгә дип сумкасына рәсемнәре күп булганын тыкты. Арада якташ шагыйрьләре, язучыларыныкы да күренде. Яшьләр өчен әдәп-әхлак темасына әсәрләр, шулай ук детектив, фантастика җанрларын сайлады. Яшьләр, урта буын күчмә китапханәгә үзләре килгәли. Элек балалар активрак булган. Мәктәптән кайтканда, китапханәдә 2–3әр сәгать утырып кайтып киткән. Хәзер өй эшләре күп, ахры.

– Китап яратмыйм дигәнне ишеткәнем юк. Күзем начар күрә диючеләр бар. Билгеле, андыйларны мәҗбүри укытып булмый. Китапны көнбагыш урынына чиртүчеләр дә бар. Элеккеге бакча мөдире Гөлшат Имамиевага  җиткереп булмый әнә. Моңа кадәр ягулык станциясендә эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Резеда Шәрәфетдинова да кимен куймый. Әлфинур Шәрәфиева да ләззәтләнеп укый. Яңа Салада мәрхүм Фариз Кәримуллинның китапханәгә керми калган көне юк иде, – дип, рекорд куючы абунәчеләрен барлады Гөлсинә апа.

Китап яратмаучыны күп нәрсәдән мәхрүм дип саный ул. «Ничек аны яратмаска мөмкин?» – ди Гөлсинә апа, үзе үк сорау биреп. Халык китап укудан бизмәде дигән фикердә ул. Уздырган чараларын барысын да китапка бәйләргә тырыша. Кызыклы итеп сөйләгәч, укыйсы килмәгән җиреңнән укыйсы килә башлыйдыр, мөгаен.

Яңа Сала авылында яшәүче 78 яшьлек Равил абый Рәхмәтуллинның да өенә барып, хәлен белештек. Китапны 1 нче сыйныфтан бирле укый ул. Абзый берьюлы 2–3 тарихи китап алып калды. Юлда актив укучы Резеда Шәрәфетдинованы да очраттык. Аның күңеленә авыл, милләт, дин темасы якын икән. «Китап уку – канда. Бер тәмен белгән кеше рухи байлыктан берничек тә бизә алмый», – дип ышандырды ул. Дөрес, яшьләр арасында «китап бирегез» дип алырга атлыгып торучылар аз. Әмма китапханәче хәйләсен табып: «Әйдә әле, менә монысын, тегесен укып кара. Аннары фикереңне әйтерсең», – дип балаларның күңел кылларын тарткалый. Шулай аңлатканда, китапханәче үзе өйгә килгәндә каршы килеп була димени? Әнә Ильяс башта читенсенебрәк торса да, «Ярый, апа, укырмын», – дип ышандырды.

Чаллыбашта 36 хуҗалык исәпләнә, 135 кеше яши. Шуларның 100дән артыгы күчмә китапханәгә язылган. Гайнетдиновлар китапны гаиләләре белән укый икән. Без дә аларга сугылдык әле. Әбиләре Рузилә апа дини темаларны ярата. Шулай ук әдәби әсәрләргә дә битараф түгел. 6 нчы сыйныфта белем алучы Ралинә өйдә юк иде, ул да бик актив укучы икән. 8 нче сыйныфта укучы Рәсүлгә «Балаларга үгет-нәсыйхәт» дигән китап калдырса, 4 яшьлек Руфинәгә икенче юлы рәсемлесен алып килергә сүз бирде. «Мәктәпкә хәзер укырга өйрәнеп керәләр. Китапны яратырга кирәк», – дип киңәшләрен бирде Гөлсинә апа сабыйга. Сөйләсәң, аңлатсаң, күрсәтсәң, һәр күңелгә ачкыч табып була, димәк.

Башкаларда ничек?

Мөслим районында 41 авыл булса, шуның 27сендә китапханә бар. Булмаганнарына җирлектәге китапханәчеләр хезмәт күрсәтә. Мари егете 45 яшьлек Виталий Мухдин Мари Бүләр китапханәсендә эшли. Шулай ук атнага ике тапкыр 4 чакрымлы Осиновка авылына барып та китап таратырга өлгерә. Анда 14 йортта 41 кеше яши.

Моңа кадәр агрофирмада сыер сауган. Китап укырга яратуы аны китапханәче белеме алырга этәргән. Әлеге хезмәттә – биш ел. Виталий үз эшен бик яратып башкара.

– Осиновкада китапханә юк. Яшьләр аз, күбесе – өлкәннәр. Әби-бабайлар интернет белән дус түгел. Шуңа күрә һәр йортта сагынып көтеп торалар. Иң өлкән китап укучыбыз – 85 яшьлек Миңлекай Үтәбаев. Барысы да – 41е дә укый. Сан өчен генә әйтүем түгел, дөресе шулай. Безнең эш – укырлык итеп кызыксындыру. Татар, мари телендәге газета-журналлар, китаплар укыйлар. Клуб мөдире белән бер йортта Өлкәннәр көне үткәрәбез. Чәй әзерлибез, бүләкләр бирәбез. Җиңү көнендә дә хәл белешәбез. Бәйрәмнәрдә күңелләрен күрергә тырышабыз, – ди Виталий Мухдин.

Китапханәче Альбина Романова Яңа Усы авылында яши. Ике авылдагы күчмә китапханәдә хезмәт күрсәтә ул. Бикмәчтә – 54, Горбуновкада 5–6 укучысы бар.

– Авылда халык саны азая, шуңа күрә китап укучылар да кими. Күчмә китапханә булу бик әйбәт. Үзем машина йөрткәч, авырлыгын күрмим. Китапны укып бетергәч, тагын кирәк, дип шалтыраталар. Кайчак атнага бер, ике-өч тә баргалыйм. Күбрәк матур әдәбият тәкъдим итәм. Бакчачылык, сәламәтлек турындагы китап, журналларны сорыйлар. Авыл кешесен бигрәк тә язмышлар, авыл кешесенең яшәеше кызыксындыра. Үзебезнең якташ язучылар Фоат Садриев, Факил Сафин, Зөлфәт һәм башкаларның китапларын да яраталар, – ди 12 ел китапханәче булып эшләүче Альбина Романова.

Арча районының Яңа Сала авылы китапханәчесе Фәридә Борһанова Каенсар авылы халкын китап белән тәэмин итә. 35 ел шулай! Әлеге авылда 50 хуҗалык исәпләнә. 125ләп кеше яшәсә, шуның 90ы китап укый.

– Авылда кибет, мәктәп тә юк. Клуб кына бар. Күчмә китапханә шунда урнашкан. Ялгыз яшәгән әбиләрнең өйләренә йөрибез. 15енең янына барам. Газета-журнал, китабын илтәм. Арада 76 яшьлек Сәвия апа Газизова кебек көн саен бер китап укыганы да бар. Халык китаптан бизмәде, аларга яңасы кирәк. Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновны кат-кат укучылар бар. Кайберләре газета-журналдагы сканвордны чишү өчен чират тора. Яшьләр шәһәрдә бит хәзер. Каникулга кайтучы балалар белән актив эшли башладым әле. Атна саен 15ләп бала кайта. Алар китапханәгә исемлек тотып килә. Мәктәптән кушалар, димәк. Әби-бабайга кайтып, китап укып китәләр, – ди Фәридә апа Борһанова.

Сан

Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта республикада 1507 китапханә исәпләнә. Шуларның 1297се авыл җирлегенә карый. Китапханәләрнең 95,2 проценты – клуб, 72се аерым бинада урнашкан. 2019–2023 елларда «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә 14 китапханә ачылган һәм яңартылган. Шуның 7се – авылларда. Авария хәлендәге китапханәләр юк.

 


Фикер өстәү