Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ярышларын онлайн карарга мөмкин

2-3 февраль көннәрендә «ВТ» газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры була. Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда уза.

Сәгать 10.00 дә мәртәбәле кунаклар катнашында чараның тантаналы ачылышы булачак. Аннары бил алышулар көтелә.

Турнир барышын күзәтеп бару өчен сылтама — биредә.

Искәртеп узыйк: ярыш 61 нче тапкыр үткәрелә.


Фикер өстәү