Ләйсән Мәхмүтова: «Хаксызлыкка каршы чыкканда кирәкмәгәнен әйтеп ташлыйм»

Әдәп башы – тел, дигән безнең халык. 3 февральдә Әдәпсез сөйләшү, сүгенү сүзләренә каршы көрәш көне икән. Мондый бәйрәмнең барлыгын белгәч, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучылар – артистларның фикерен белешәсе иттек. Сәхнә кешесе сөйләгән сүзенә аеруча сак карарга тиеш бит инде. Ә гел шулай буламы икән соң? Эмоциональлек белән әдәпсезлекнең чиге кайда?

«Сәхнәдә авызны чамалап ачарга кирәк»

Бу җәһәттән җырчы, автор-башкаручы Ләйсән Мәхмүтованың да фикерен белештек. «Кызганыч, тормышта төрлечә сөйләшәм шул мин. Моның белән мактанмыйм да, яхшы дип тә санамыйм. Әдәп белән сөйләшү – матуррак, билгеле. Кирәк вакытта үзеңне тыя белү – әйбәт нәрсә. Ләкин минем болай да кайнар каным тиз кыза шул… Берәр фикер белән килешмәгәндә, хаксызлыкка каршы чыкканда кирәкмәгәнен әйтеп ташлыйм», – ди ул. Ә сәхнәгә килгәндә, менә нинди фикердә Ләйсән: «Сәхнәдә ямьсезләнгән кешеләргә, теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләргә катгый рәвештә каршы мин. Аның урыны ул түгел. Бөек сәхнә матур сүзләр, акыллы фикерләр, якты хисләр, матур җырлар өчен яралган! Ә теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр шул сәхнәне боза». Кыскасы, сәхнәдә авызны чамалап ачарга кирәк, ди ул. «Ә әдәп чиге – кешенең башында. Ул я бар, я юк».


Фикер өстәү