Марат Әхмәтов: «Ватаныбыз язмышында безнең көрәшле булуыбыз да бик кирәк»

17–18 февраль көннәрендә «Ак Барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган 60нчы көрәш турниры үткәрелә. Бүген бәйгенең тантаналы ачылышы булды.

Чара бию, театральләштерелгән тамаша, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгышы белән башланып китте.

«Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышларын тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде:
– Ихлас күңелдән барчагызны да спорт һәм сәнгать бәйрәме белән котлыйм! Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесе – инде 60 ел дәвамында «Ватаным Татарстан» газетасы һәм безнең федерация белән берлектә оештырылып килгән иң дәрәҗәле, иң абруйлы турнир. 350дән артык көрәшче, 45 команда. Башка бер спорт төрендә дә мондый дәрәҗәдәге ярышлар узмый. Бүген без, горурланып: күләмдәге “Без – көрәшле халык, без – көрәшче халык!” дип әйтә алабыз, – диде ул. – Бүген Ватаныбыз язмышы өчен безнең көрәшле булуыбыз, көрәшче булуыбыз һәм җиңеп яшәвебез бик зур әһәмияткә ия. Ике көн дәвамында милләтебезнең асыл егетләре матур көрәш күрсәтәчәк. Бүген безгә татар көрәшенең легендаларын күрү бәхете дә елмайды. Әлеге истәлекле бәйгедә уникешәр, унар тапкыр җиңү яулаган каһарман көрәшчеләребез, яшь буыныбыз өчен үрнәк ир-егетләребез. Көрәшеп яшик, җиңеп яшик! Бәйрәм белән!

– Мин барыгызны да сезне әлеге матур көрәш ярышы белән котлыйм. Без бүген Муса Җәлил турниры гына түгел, татар көрәше, гомумән, татар халкының соңгы 50–60 елдагы тарихын барлыйбыз. Әлеге тарихны барлаганда көрәш келәмендә матур алымнар күрсәтеп, зур җиңүләргә ирешкән батырларның тормышта да югалып калмавын, зур уңышларга фәндә, авыл хуҗалыгында, башка өлкәләрдә дә ирешүләрен күрәбез. Бүгенге яшь көрәшчеләргә дә шундый теләкләр, көрәштән киткәч тә алар үзләренең батырлыгын югалтмасыннар, татар халкының горурланырлык уллары булсыннар иде. Көрәшчеләргә гадел һәм имгәнмичә генә көрәшергә язсын, – дип теләде “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин.

 

Камилла Сираева


Фикер өстәү