Казанда өч яшьлек малайның бармагы уенчык машинага кысылып калгач, коткаручылар чакыртырга туры килгән

Кичә кичке 11ләр тирәсендә 112 хезмәтенә Казандагы бер йортта сабыйның бармагы уенчык машинага кысылып калуы, әти-әниләре балага ярдәм итә алмаулары турында хәбәр кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

2нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары чакырылган урынга бик тиз генә килеп җиткәннәр һәм үзләренең махсус коралы белән өч яшьлек малайның бармагын пластмасса машинадан тартып чыгарганнар. Бала үзен әйбәт хис итә.


Фикер өстәү