Казанда 10 яшьлек кызның йөзеген салдыру өчен коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән

Казанда 10 яшьлек кызның бармагыннан йөзеген салдыру өчен 2 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары ярдәме таләп ителгән.

“Татар-информ” агентлыгына Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 112 ашыгыч хезмәт номерына шәһәрнең Совет районында 10 яшьлек кызның йөзеген салдыра алмавы, бармагының зәңгәрләнә башлавы турында хәбәр ителгән.

Коткаручылар шундук бирегә килеп, слесарь коралы белән баланың бармагыннан йөзеген кисеп алган. Кызга зыян килмәгән.


Фикер өстәү