Казан урамында хатын-кыз канализация коесына төшеп киткән

Казанда урамда канализация коесына төшеп киткән хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төн урталарында 112 бердәм номерына Фрунзе урамында бер хатын-кызның канализация коесына егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Иңбашына зыян килү сәбәпле, ул кешеләр ярдәменнән башка гына өскә чыга алмаган.

Урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 50 яшьлек зыян күрүчене өч метр тирәнлектән өскә чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.


Фикер өстәү