Татарстанның бер мәктәбендә укучылар сәрхүш хезмәт укытучысын видеога төшереп социаль челтәрләрдә таратканнар.
Азнакай районындагы мәктәптә хезмәт дәресе укытучысы балалар каршында исерек килеш партадан ауган һәм йоклап киткән.
Комментарийда кемдер: «Сәрхүш укытучыны видеога төшерү кирәк идеме шул кадәр?» дип язса, «Эчәргә кирәк түгел иде! Оят!» диючеләр дә бар.