Татарстанда Юрьев мәгарәсе янында бер хатын-кыз кыядан егылып төшеп һәлак булган

Кичә көндез Татарстанның Кама Тамагы районында, Юрьев мәгарәсе янында 35 яшьлек хатын-кызның 20-30 метр биеклектәге кыядан егылып төшүе турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Нәтиҗәдә, хатын-кыз аңын югалткан. Урынга 116нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар килгән.

Коткаручылар һәм табиблар җәяүләп хатын-кыз егылган урынга төшкән. Тигез мәйданчыкка алып чыгу өчен, зыян күрүчене текә кыя буйлап өскә күтәрергә керешкәннәр. Әмма юлда хатын-кыз янә аңын югалткан. Үзәк район хастаханәсе табиблары зыян күрүчегә ярдәм итәргә тырышса да, ул алган җәрәхәтләрдән җан биргән.

Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кыз кыя тауга менү белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә бау өзелеп киткән һәм ул аска очкан/


Фикер өстәү