Татарстанда коронавирус йоктырган йөкле хатын-кызлар саны артаю Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда әйтте.
— Соңгы вакытта авыруның бик күп очраклары йөкле хатын-кызларда теркәлә. Бүгенге көндә республикада 300дән артык авырлы ОРВИ белән чирли. Шуларның 98ендә коронавирус расланган, — диде Лилия Галимова.
Аның әйтүенчә, авыручыларның кискен артуы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да борчый. Ул булачак әниләргә мөмкин булганча сакланырга һәм аралашуны чикләргә киңәш итә.