Татарстан хакимияте Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын Казан федераль университетына (КФУ) берләштерү турында карар кабул итмәде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифингта белдерде.
-Мин мондый мәгълүматның кайдан килеп чыкканын, чыганагын белмим. Мин бер генә нәрсәне әйтә алам: мондый карарлар кабул ителмәде, — диде Лилия Галимова.