Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Рәшит Шамкайның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасының мәдәнияте, татар театры дөньясы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 22 август көнне 82нче яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Шамкаев Рәшит Мирза улы вафат булды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Рәшит Шамкайның якыннарының кайгысын уртаклашты. “Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диелә кайгы уртаклашуда.

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967 – 1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның өзеннән 2001 елга кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Кабатланмас талант иясе, үзенә генә хас уйнау алымнары белән иҗат иткән Рәшит Шамкаев Камал театрында эшләү дәверендә онытылмаслык рольләр башкарды. Н.Погодинның “Баһадирлар”ында – Проня, А.Островскийның “Агай эне ак мыег”ында – Тишка, Ф.Яруллинның “Әнә килә автомобиль”ендә – Таһир, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Ясәви, Н.Анкиловның “Солдат хатыны”нда – Савелий, Р.Хәкимнең “Синең урыныңа кайттым”ында – Нигъмәтҗан, К.Гоцциның “Болан –Патша» сында – Труффальдино, А.Вампиловның “Булмас димә, дөнья бу”ында – Анчугин,Т.Миңнуллинның “Ат карагы”нда Гыйльметдин, М.Гыйләҗевнең “Казан егетләре”,”Тагын казан егетләре”ндә – Мөбарәк, З.Хәкимнең “Килә ява, килә ява…”сында Шәйхи һәм башка тирән, бай образлар иҗат итеп Рәшит Шамкаев тамашачының эчкерсез мәхәббәтен яулады.


Фикер өстәү