Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең съезды узачак

Халык гозерләре – халык программасында. 24 августта Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең съезды узачак. Биредә халык программасын кабул итәргә ниятлиләр. Билгеле булганча, әлеге программа белән «Бердәм Россия» партиясе Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнаша. Программага илнең 1 млн 500 меңнән артык кеше үз тәкъдимен юллаган.

«Бердәм Россия» съезды эшендә республикадан 12 делегат катнашачак. Җыенга шулай ук партиянең Генераль һәм Югары Советы әгъзалары, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырулы.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, халыкның алда көтеләсе сайлауга игътибары зур. Халык программасы да илдә яшәүчеләр белән аралашуда төзелгән.
– Сайлау кампаниясенең бу этабында республикабыз халкы белән күп санлы очрашулар өстенлек итә. Аларның активлыгы бәрабәренә бу очрашулар бик кызыклы һәм бай уза. Җиде меңнән артык мөрәҗәгать һәм Россия Дәүләт Думасының булачак депутатларына тәкъдимнәр җыйдык. Бу эш сентябрьдә дә дәвам итәчәк, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республикада тәкъдим-мөрәҗәгатьләрне «Минем депутат» хезмәтенә шалтыратып яисә кабул итүләр вакытында язып калдырырга мөмкин иде. Моның өчен барлык районнарда да күчмә җәмәгать кабул итү үзәкләре эшләде.
– Татарстан халкының актив булуына, җыеннарда, очрашуларда катнашуларына, битараф булмауларына шатмын. Без халыкны борчыган мәсьәләләрне федераль һәм республика законнары рәвешендә хәл итәргә тырышачакбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан халкына тәкъдимнәр җыюда актив катнашканнары һәм алдагы сайлауга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызны сайлау участокларында көтеп калабыз. Бергәләп күбрәк эшли алабыз!

Республика халкын нәрсә борчый соң? Иң элек бу – социаль тармакка һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә бәйле сораулар. Урам этләре мәсьәләсен хәл итү, ишегалларын төзекләндерү кебек мөрәҗәгатьләр дә очрый.


Фикер өстәү