Бәяләр күтәрелми, Президентның эш сәгате үзгәрми

Коронавируска бәйле вазгыять алып килгән үзгәрешләр тормышның һәр өлкәсенә кагылды. Моңа карап кына тормыш туктамый. Президентның эш режимы үзгәрешсез кала, Татарстанда антисептиклар җитештерүне арттырачаклар, өлкән яшьтәгеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк. Хөкүмәт Йортындагы брифингта бу һәм башка яңалыклар белән бүлештеләр.

Соңгы арада кешеләрнең кибетләргә ешрак йөреп, азык-төлек запасы туплавын ишетеп, күреп торабыз. Болар дефицитка китермәсме? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сорауны үз контроленә алган. Ул республиканың товар бүлеп бирү һәм тарату үзәкләренә шәхсән барырга җыена.

– Шушы көннәрдә, бәлки, бүген үк, без үзәкләрне карап чыгарга ниятлибез. Рөстәм Миңнеханов продукциянең җитәрлек дәрәҗәдә булуын шәхсән белергә тели, – дип сөйләде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Республикада азык-төлеккә бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен махсус оператив штаб төзелгән. Анда бу тармакка бәйле министрлыклар һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтенең төбәк идарәсе кергән. Көн саен алар, кибетләргә барып, бәяләрне тикшерә. Ажиотаждан файдаланып, кибет хуҗалары үз кесәләрен баетмасын өчен эшләнә бу.

Лилия Галимова хәбәр итүенчә, республиканың ике предприятиесе антисептиклар җитештерүне арттырачак. Моны да Президент үз контроленә алачак.
Төп игътибар – өлкән буынга. Моның өчен Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәш штабына волонтерлар җәлеп итәргә тәкъдим иткән. Волонтерлар ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә кибеттән азык-төлек алып кайту, даруханәләрдән кирәк-яраклар сатып алуда булышачак. Бу эш белән Татарстанның Хезмәт министрлыгы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә шөгыльләнә. Моңа җәмәгать һәм ветераннар оешмалары да җәлеп ителгән. Һәр районда “кайнар линия” булдырылачак. Лилия Галимова әйтүенчә, болар барысы да өлкән буынның кеше күпләп йөри торган урыннарга чыгып йөрүен киметәчәк.

Кайбер оешмалар читтән торып эшләүгә күчә, мәктәпләрдә каникул иртәрәк башланды, уку йортлары студентлар белән дистанцион рәвештә аралаша. Ә вазгыятькә бәйле рәвештә балалар бакчалары ник ябылмый? Казан Кремлендә моңа да җавап бирделәр.

– Балалар бакчалары – көн саен берничә тапкыр дезинфекция уза торган җирләрнең берсе. Бу яктан карасак, алар – иң куркынычсыз урыннар, – диде Лилия Галимова.
Паникага бирелмәскә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә – моны инде һәр җирдә ишетергә мөмкин. Искә төшереп торуның зыяны юк, дигәндәй, брифингта да бу хакта искәрттеләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү